Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сырганак бик файдалы

Бакчаларда сырганак өлгерде. Аның җимешләре генә түгел, яфраклары да файдалы. Аңарда ялкынсынуга каршы торырга ярдәм итүче танин матдәсе бар. Ул нерв системасына уңай йогынты ясый, С витаминына, иммунитетны ныгыта торган серотонинга да бай. Сырганак яфрагыннан әзерләнгән чәй гипертониядән, пневмониядән, дерматиттан, шикәр авыруыннан, плеврит, атеросклероздан файдалы. Салкын тигән вакытта да аны...


Чәй 1 аш кашыгы кипкән сырганак яфрагына 1 литр кайнар су исә­беннән әзерләнә. Сырганакның мае да шифалы. Буыннар авыртканда эмаль кәстрүл­дә ярты стакан сырганак маен җылытабыз да 1 аш кашыгы диңгез тозы белән 2 аш кашыгы бал өстибез. Болгатып, бераз җылытып алабыз да йоклар алдыннан авырткан буыннарга сөртәбез. Өстенә кәбестә яфрагы ябып, полиэтилен һәм йон тукыма белән каплыйбыз. Әлеге рецептларны кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшергә онытмагыз.

http://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев