Шəhри Чаллы

"Табиб: «Балагыз даунмы?» – дип сорады да, елмаеп куйды. Йөрәк урыныннан купты. Чак егылмаганмын"

Башкортстанның Краснокама районы Яңа Каенлык авылында туып үскән Айгөл Хәбибуллина йорт тирәсен чәчәкләргә күмгән. Өе янында 200 төрдән артык чәчәк үсә. Петуниянең генә дә 50ләп төрен үстерә ул! Тирә-ягы шау чәчәккә күмелсә дә, дөньяның матур якларын күрергә тырышса да, Айгөлнең дә «капчыгы» буш түгел. Әмма ул, бирешмичә, тормыш кыенлыкларын артта калдырып һәр көнгә сөенеп яшәргә тырыша.

– Без өч бала үстек.  Әти белән әни бик тату яшәделәр. Безгә дә рәхәт булды,  – дип сөйли Айгөл. –  Үземнән 11 айга олы апам да бар иде. Без аның белән игезәкләр кебек үстек. Бертөрле киенә идек, гел бергә булдык. Шөкер, хәзер дә янәшәмдә ул минем. Энем Уфада яши. 9 нчы сыйныфны тәмамлагач,  Агыйдел шәһәренә чыгып киттем. Аннан Уфада, соңыннан Ижау шәһәрендә белем алып, үз теләгемә ирештем – инженер һөнәре алып чыктым. 2007 елда  булачак ирем Илдус кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Бәхеттән башлар әйләнгән чак. Мин риза булдым. Хәзер менә ул вакытларны уйлыйм да, их, нинди рәхәт чаклар булган, дим. Әле бит ул вакытларда әнием исән иде!

Айгөл ике елдан бәби таба. Кызлары Назгөлне көтеп алалар. Тик бәхетле көннәр озакка бармый. Сабыйга ике атна чагында Айгөлнең әнисе, инсульт кичереп, үлеп китә. Әнисенә 45 яшь кенә була. Айгөл бу хәсрәтне авыр кичерә.

– Әнинең үлеме мине тетрәндерде. Балачактагы хыяллар кинәт юкка чыкты. Тормышымның яме бетте. Хәтта бала табу бәхете дә онытылды. Бик азапландым. Әнинең иң кирәк чагы иде бит. Үзем ана булгач кына, аны югалттым. Күпме сөйләшәсе сүзләрем калды. Әниемнән балаларымны сөйдерәсем килә иде. 11 ел узса да, мин әле дә әнине көтәм.  Үкенечле булды ул үлем, – ди Айгөл.

Янәшәсендә ире Илдусның булуы аңа яшәргә көч бирә. Гаиләсе хакына ул, үз-үзен кулга алып, яши башлый. Вакыт тиз уза. Әнисенең ел ашыннан соң Айгөл тагын бәби көткәнен белеп ала. Әнием төсле, бәбиләремне дә бер-бер артлы табам икән дигән уй аңа канат куя. Апасы белән бергә үсү, бергә яшәүнең ни икәнен белә бит ул! Әнә шуңа да икенче сабыен аеруча шатланып көтә.

– Авырлы вакытта күңел нидер сизде. Әмма балам авыру булыр дип көтмәгән идем. Тапкач та, берни әйтмәделәр. Сау-сәламәт дигәннәр иде. Бары тик өйгә килгәч, балалар табибы гына: «Балаңның авырлыгы яхшы. Ә бит мин аны башта даун дип торам», – диде. Бу сүзләрдән аптырап киттем. Табибның үзеннән нидер сорарга йөрәк җитмәде. Ике ай булгач, хастаханәгә киттек. Шунда табиб баланың йөрәге начар эшләвен әйтте. Уфага җибәрделәр. Кардиология бүлегендәге табиб та: «Балагыз даунмы?» – дип сорады да, елмаеп куйды. Алар өчен гадәти сүз булса да, минем йөрәк урыныннан купты. Чак егылмаганмын. Тагын тормышның ямен югалттым. 1 ай хастаханәдә ятарга туры килде. Сабыемның башта йөрәген дәваладылар. Баксаң, даун синдромы белән туган балаларда йөрәк авыруы еш очрый икән. Әле мин табиблар әйткән диагнозга ышанып бетми идем. Без даун авыруын ачыклар өчен анализ тапшырдык. Улымның авыру икәнлеге ачыкланды.  Йөрәгенә операция ясатасы көнне табиблар минем яннан китмәде дә. «Балагызны үзегездә калдырасызмы?» – дигән сораулар да бирделәр. Аларны ачуландым да әле. Нинди булса да, үзебезнеке бит. Ничек инде ташлап китәсең! Хәзер менә аңа карап сөенеп туя алмыйбыз. Кояш малае ул безнең. Бер көнгә  әбисенә китсә дә, сагынып көтеп торабыз. Дөрес, авыру бала белән җиңел түгел. Барасы килгән җирләргә дә йөрми торабыз. Уңайсызлану бар. Кешеләр ни әйтер, кырын карар дип куркабыз. Әмма ул яратуда  яши. Безгә Ислам улым бик кадерле, – ди Айгөл.

Чит кешеләр генә түгел, улларының авыру икәнен белгәч, якын, дус итеп йөргән кайберәүләр юкка чыга. Әмма Айгөл бөтенләй чит кешеләрнең ярдәмен тоя. Аларның киңәшләре, әйткән сүзләре тынычландыра. Ул үзендә яшәргә көч таба. Сабыен ничек бар, шулай яратып яшәргә өйрәнә.

Авырлыкларны әкрен генә артта калдырдым дигәндә, Айгөлнең әбисе дә үлеп китә. Кызының үлемен кичерә алмый ана. Әмма аның әйткән сүзләре Айгөлне гомер буе озата. «Түз, балам», – дигән була ул.

Әбисе үлеменнән соң Айгөл тагын бер малай алып кайта. Искәндәргә хәзер – 4 яшь инде.

– Мин авылымны шулкадәр яратам. Кияүгә чыккач та, әллә кая китмәдем. Яңа Каенлык авыл җирлегенә кергән Редкино авылына гына күчтем.  Ел саен күп итеп кош-корт алабыз. Эш белән вакытның узганы да сизелми. Чәчәкләрем җанымны дәвалый. Мин аларны әнием рухын шатландырыр өчен үстерәм. Ул да чәчәкләр ярата иде. Кайчак алар белән сөйләшәм дә.  Елыйсы килгән чакларда да, аларга карап туктап калам. Матурлыкны яратам. Чәчәкләрне күреп, узып баручылар туктап фотога төшә. Аларны күргәч, тырышлыгым бушка китмәгән икән дип сөенәм, – ди Айгөл. – Бүгенге тормышыма сөенеп туя алмыйм. Өч балам, ирем янәшәмдә. Яраткан эшем бар.  Караңгы көннәр юк хәзер бездә. Безнең өйдә үз «кояш»ыбыз бар!

Гөлгенә Шиһапова

Чыганак: Ватаным Татарстан

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: