Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Табиб Эдуард Якубов: Начар йоклаучы кешенең иммунитеты төшә

«Төрле илләрдә халыкның 15-40 процентына кадәр өлеше йокысы бозылудан интегә», — ди ул.

Начар йоклаучы кеше үзен начар хис итеп кенә калмый, аның иммунитеты төшә. Казан дәүләт медицина университетының неврология, нейрохирургия, медицина генетикасы кафедрасы мөдире Эдуард Якубов «Татар-информ» агентлыгында Бөтендөнья йокы көненә багышланган матбугат конференциясендә шул хакта әйтте.

Бөтендөнья йокы көне 13 мартта билгеләп үтелә. «Берничә көн элек кенә начар йоклаучы кешенең инфекциядән начар саклануын раслаучы тикшеренү чыкты. Голландиялеләр бу тикшеренүне кабатлады. Бу факт сагайта», — диде белгеч.

Аның сүзләренчә, соңгы айларда бөтен дөнья коронавирус турында мәгълүмат белән шау-гөр килгәндә, кызганыч, дөнья йокы бозылу пандемиясен сизми. Ә бу зур проблема, ди ул. «Төрле илләрдә халыкның 15-40 процентына кадәр өлеше йокысы бозылудан интегә. Начар йоклаучы кеше үзен начар хис итеп кенә калмый, аның иммунитеты төшә», — дип белдерде Эдуард Якубов.

«Һәркем озак, бәхетле яшәргә булыша, хәтерне яхшырта торган могҗизалы дару теләр иде. Бу чара бар, ул бушлай, ләкин шул ук вакытта аңа кайчак җиңел генә ирешеп булмый — бу безнең йокы», — ди табиб.

 

 

 

Татар-информ

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев