Табиб Николай Зотов исеме мәңгеләштереләчәк
Яңалыклар тасмасы

Табиб Николай Зотов исеме мәңгеләштереләчәк

Ул укыган мәктәп диварына мемориал такта куелачак.

Чаллының 35нче мәктәбендә табиб Николай Зотов истәлегенә мемориал такта куелачак. Бу хакта мәктәп директоры Александр Альменеев хәбәр итте. 

– Николай Зотовның гаиләсе белән очрашып, проектның барлык нечкәлекләре турында сөйләшәчәкбез. Музеебызда элеккеге укучыбыз, табиб Николай Зотовка багышланган стенд та барлыкка киләчәк.

Исегезгә төшерәбез, табиб Николай Зотов 2022 елның сентябрендә өлешчә мобилизация буенча махсус хәрби операциягә киткән иде. Ул 10 декабрьдә Воронеж өлкәсендәге юл-транспорт һәлакәтендә вафат булды. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


өлешчә мобилизация МАХСУС хәрби операция

Нет комментариев