Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Табиблар Чаллыда Коксаки вирусы юклыгын белдерде

Яр Чаллы инфекцион хастаханәсе»ндә вируслы авыру белән бәйле вәзгыятькә аңлатма биреп, шәһәрдә Коксаки вирусы юклыгын белдерделәр. Бу хакта Яр Чаллының матбугат хезмәте хәбәр итә. Социаль челтәрләрдә баштарак автошәһәрнең мәктәпкәчә учреждениесендә энтеровируслы инфекциянең ике очрагы ачыкланганы турында хәбәр иткәннәр иде. Бу ата-аналарны хафага салды, "кемдер курорттан Коксаки вирусы алып кайткан" дигән...

«Яр Чаллы инфекцион хастаханәсе» баш табибының медицина бүлеге буенча урынбасары Татьяна Әгъләмова хәбәр итүенчә, энтеровируслы инфекциянең берничә формасы була, алар арасында Коксаки вирусы да бар. Кешенең Коксаки вирусы белән авыруын лаборатор шартларда диагнозны раслагач кына әйтергә мөмкин. Мондый мәгълүматлар табибларда юк.
Шул ук вакытта энтеровируслы инфекция Россиядә киң таралды. Аңа сезонлылык хас. Ул гадәттә җәен барлыка килә, ә көзгә кими. Авыру җиңел формада уза. Ел саен шәһәрдә әлеге авыруның билгеле бер саны теркәлә. Узган ел рәсми төстә - 48, быел 30 очрак теркәлгән. Хәзер инфекция хастаханәсендә энтеровируслы инфекция белән ике авыру ята. Аларның берсе дә Россиядән читкә чыкмаган.
http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев