Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Табиблар Миңнехановны хуплый

«Энергетик» мәдәният сараенда Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм кичәсе үтте. Ак халатлы шәфкать ияләрен котларга шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев, Татарстан Дәүләт Советының социаль комитет җитәкчесе Светлана Захарова, Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин килгән иде. Башкарма комитет җитәкчесе табибларны, шәфкать туташларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Үзенең чыгышында...

«Энергетик» мәдәният сараенда Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм кичәсе үтте. Ак халатлы шәфкать ияләрен котларга шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев, Татарстан Дәүләт Советының социаль комитет җитәкчесе Светлана Захарова, Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин килгән иде.

Башкарма комитет җитәкчесе табибларны, шәфкать туташларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Үзенең чыгышында Чаллы табибларының югары һөнәри осталыкка ия булуларын билгеләп үтте. Бер төркем хезмәткәрләргә башкарма комитет җитәкчесенең Рәхмәт хатларын, Мактау грамоталарын тапшырды.

Чаллы сәламәтлек саклау оешмаларына һәрдаим ярдәм итүче ТР Дәүләт Советының социаль комитет җитәкчесе Светлана Захарова да изге теләкләрен җиткерде һәм бер төркем хезмәткәрләрне бүләкләде.

Шәһәребез сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләр исә соңгы елларда медицинада югары технологияләр, кадрлар мәсьәләсен хәл итәргә булышканнары өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, хөкүмәткә, башкарма комитетка рәхмәт әйттеләр. 13 сентябрьдә булачак сайлауларда Татарстан Президенты постына Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын яклауларын җиткерделәр һәм республика халкын да республика лидеры алып барган сәясәтне хупларга чакырдылар.

Валентина Хенвен, күренекле табиб, Чаллының мактаулы гражданы, 2нче балалар поликлиникасы хезмәткәре:

- Соңгы елларда Татарстанда, Чаллыда сәламәтлек саклау системасын модернизацияләүгә, кадрлар әзерләүгә игътибар артты. Республикада икътисади, сәяси тотрыклылык. Татарстан һәр өлкәдә Россиядә лидер. Шуларны истә тотып, без Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын 13 сентябрьдә булачак Президент сайлавында хуплыйбыз. Хезмәттәшләребезне дә, халыкны да шуңа өндибез.

Лилия Газизова, 5нче хастаханәнең баш шәфкать туташы:

- Татарстан Россиядә сәяси һәм икътисадый тотрыклылык белән ихтирам казанды. Татарстанда сәламәтлек саклауны модернизацияләүгә игътибар зур, кадрлар җәлеп итү өчен дәүләт программасы уңышлы эшли. Моның өчен без Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәтле. 13 сентябрьдә булачак сайлауларда аның кандидатурасын яклыйбыз. Киләчәктә дә ул алып барган сәясәт өметләребезне сүндермәс дип ышанабыз.

Бәйрәм кичәсе матур җырлар, биюләр белән үрелеп алып барылды. Бу хактагы тулырак язманы "Шәһри Чаллы"ның җомга саныннан укырсыз.

Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев