ТАБИБЛАР вакцина ясата
50дән артык медицина хезмәткәре вакцинация ясаткан .
ТАБИБЛАР вакцина ясата
50дән артык медицина хезмәткәре вакцинация ясаткан
Чаллыда медицина хезмәткәрләрен вакцинацияләү буенча эш алып барыла. Инде 50дән артык медик COVID-19дан прививка ясаткан. Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев әйтүенчә, вакцина ясатканнан соң табиблар эшләвен дәвам итәләр. Әлбәттә, күзәтү алып барыла, үз-үзеңне тикшерү дә башкарыла. Стандарт сораштырулар, видеокүзәтү көндәлекләре бар, алар тутырыла.
Александр Николаев шулай ук коронавирусны дәвалау өчен бушлай дарулар бирү процессы турында сөйләде. “Куелган диагнозлы һәм COVID-19га шикле пациентларга препаратлар бирелә. Бу эш бүгенге көндә дә дәвам итә”, – дип аңлатты ул.
Александр Николаев шулай ук шәһәрнең барлык сәламәтлек саклау оешмаларында – 5 нче шәһәр хастаханәсендә, ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә, 2 нче шәһәр хастаханәсендә компьютер томографиясе аппаратлары эшләвен билгеләп үтте. Йогышлы авырулар хастаханәсендә дә аппаратны көйләү эшләре тәмамланган. Хәзер рөхсәт документларын алу, персоналны укыту процессы бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев