Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Табибларга түләү өчен Татарстанга өстәмә 187,6 миллион сум бүлеп бирелә

Медицина хезмәткәрләренә түләү Хөкүмәтнең резерв фондыннан финанслана

Коронавирус инфекциясе йоктырган пациентлар белән эшләүче табибларга түләү өчен өстәмә рәвештә тагын 10 миллиард сум акча юнәлдереләчәк. Шуның 187,6 миллион сумын Татарстан алачак. Шул хактагы боерык Россия Хөкүмәте порталында чыкты.

Боларның барысы да Хөкүмәтнең резерв фондыннан финансланачак.

Шунысын да искәртик: Россия Президенты Владимир Путин, коронавирус пандемиясе аркасында эш күләме зур булу сәбәпле, медицина хезмәткәрләре, шулай ук ашыгыч ярдәм машиналарын йортүчеләргә ярдәм күрсәтергә кушкан иде.

Элегрәк коронавирус пандемиясе белән көрәшүче медицина хезмәткәрләренә түләү өчен тагын 26,1 миллиард сум акча бүлеп бирелүе хакында хәбәр ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев