Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Таеп имгәнмәс өчен шәһәрдәшләр кесәләренә тоз тыгып йөри

«Бер бәла килеп чыкканын көтәләр, билләһи»

Бүген элемтәгә шәһәрдәшебез Сирень Хамитова чыкты. Ул ГЭС белән ЗЯБны тоташтыручы күпернең, төгәлрәк - күпер астыннан әйләнмәле юл ясалып беткәч тә, бу юлның кеше гомере өчен куркыныч булуы турында сөйләгән иде. (Монда укый аласыз)

"Ә кичә бөтенләй күпергә җиткәч кире борылып трамвайга утырырга туры килде. Кызганыч, фотоны көнендә ясый алмадым. Ул чакта, иң мөһиме исән-сау котылу иде. Көзге кебек шоп-шома боз тротуарда. Күпер төбенә мәтәлеп төшкәнеңне сизми дә калырсың. Кошмар! Көзен куеласы коймалар әле һаман күренми. Эшкә бүген исән-сау барып җитсәм ярый дип кот очып тора. Мин генәме, калганнар да шул хәлдә. Көчкә-көчкә үтеш: бер якта трамвай узып тора, бер якта текә яр, уртада бозлавык.  Кесәгә тоз тыгып чыгам хәзер. Бер бәла килеп чыкканын көтәләр, билләһи"- ди ул. 

Без «Автомобиль юллары предприятиесе» директоры Марат Анисимовка бу проблеманы җиткергән идек. Аннан: «Әлеге җәяүлеләр сукмагын киләсе елда ремонтлау каралган. Әйләнмәле юл буена тимер коймалар быел көз куелачак», – дигән җавап алган идек.

"Көз үтте, кышка кереп барабыз. Ул коймаларны "чигеп эшлиләр" микән соң әллә? Матурлыктан бигрәк куркынычсызлыкны кайгыртырга иде."- ди борчулы Сирень ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев