Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тагын карантин?

Татарстан Президенты мөгезле эре терлекнең төерле дерматит белән авыруы аркасында карантин кертте. Бу авыру Сарман районының Югары Чыршылы авылында табыла.

Чикләүләргә Тукай районының Таулык, Яңа Бүләк, Күктәк-Мирсәет, Иске Теләнче, Кызыл Байрак, Бай-Бүләк һәм Иске Дөреш авыллары керә.

Бу авылларда әлеге авырудан прививка ясалмаган хайваннарны кертү тыела. Сугым өчен предприятиеләргә һәм махсус мәйданчыкларга гына алып чыгарга мөмкин. Ярминкә, күргәзмәләр үткәрү тыела.
Төерле дерматит – эре мөгезле терлекнең йогышлы авыруы. Ул хайваннар арасында тиз тарала һәм аларның организмына җитди йогынты ясый. Әлеге авыру кешеләргә йокмый. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мөгезле эре терлек

2
X