Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Таксистларга көн бетәрме: аларны 8 сәгатьтән артык эшләтмәскә җыеналар

Аларның тәүлегенә 12, хәтта 16 яки 20 сәгать эшләүләре беркем өчен дә сер түгел. Ашыгалар, юл хәрәкәте тәртипләрен дә бозгалыйлар, кайчак һәлакәтләргә дә очрыйлар, кызганычка, кайчак җинаять корбаннары да булалар.

Күпләр таксистларның «чумырып» акча эшли һәм вакытлары белән үзләре идарә итә алуларына кызыга. Әлеге өстенлеккә кызыгып таксида эшләүче хатын-кызлар да очраштыргалый. Узган ялларда гына интернетта Чаллыда такси йөртүче булып эшләүче кызга бер сәрхуш ирнең һөҗүме турындагы хәбәр таралган иде. Ашыгыч кына эшем төшеп, такси чакырткан идем, ике минуттан соң каршыма килеп тә туктады. Ә руль артында 45 яшьләрдәге ханым утыра. Кызыксынуымны тыя алмый сорашырга булдым. Үзен Галина Викторовна дип таныштырган ханымның таксида эшләү стажы Универсиада узган 2013 елдан ук икән. Хатын-кызлар өчен төнлә йөрү куркынычлыгы турында сүз кузгаттым.

– Беләсеңме, яхшы һәм яман кешенең очравы тәүлеккә бәйле түгел, көндез дә әллә нинди холыксыз кешеләр очравы бар, төнге сменаң да тыныч кына үтеп китәргә мөмкин. Күрәчәгең булса, таксида гына түгел, урамда яки подъездда да һөҗүм итүләре бар бит, – ди ул. – Һәр эшнең уңай һәм тискәре ягы була инде. Менә шул эш көнен үзең көйли алганга таксига урнашкан идем дә инде. Иртән баланы мәктәпкә илтәм дә эшләп алам, төшке аш вакыты тирәсендә өйгә кайтып ашарга пешерәм, эшләремне эшлим дә, балаларны ашатып-эчертеп, яңадан чыгып китәм. Әнә хәзер безнең бердәнбер өстенлегебезне бетерергә җыеналар. Имеш, таксист тәүлегенә 8 сәгать кенә эшләргә тиеш булачак! Таксида 8 сәгать эшләп акча эшләп булмый, аннан безгә генә түгел, сезгә дә зыян булачак, чөнки такси хезмәтенең бәясен арттырачаклар. Аннары таксидан күпләр китәчәк. Файда булсын өчен, таксист тәүлегенә кимендә 12 сәгать эшләргә тиеш. Безгә кагылганчы башта автобус йөртүчеләрнең эшен җайга салсыннар иде, кайчак аларны сменалары беткәннән соң алып кайтырга туры килә, мескенкәйләр 16шар сәгать эшли бит алар! – диде Галина Викторовна.

Аның борчулары юкка гына түгел, чөнки депутатлар таксистларга 8 сәгатьтән артык эшләүне тыю тәкъдиме белән чыктылар. Россиянең аналитик үзәге тикшерү уздырганнан соң, өч ел эчендә таксистлар катнашындагы юл һәлакәтләренең саны 35 процентка арткан булуы ачык­ланган. Һәлакәтләрнең арту сәбәбен таксомотор компания­ләре җитәкчелегенең такси йөртүчеләргә карата дилбегәне ычкындырып җибәрүеннән күрәләр.

Әлбәттә, таксилар катнашындагы юл һәлакәте саны арту шулай ук таксиларның саны артудан һәм машинаның йөргән юл исәбен тикшереп кабул итмәүдән дә тора, ди белгечләр. Чынлыкта аналитик мәгълүматлар буенча, һәлакәтләр саны артса да, таксилар катнашында килеп чыккан юл һәлакәтләрендә үлем-китемнәр башкалар белән чагыштырганда 4,7 тапкырга кимрәк икән.

Мәскәү транспорт департаменты җитәкчесе Максим Ликсутов сүзләренчә, Россия­дә махсус электрон система булдырылачак. Ул таксистның 8 сәгатьтән артык машина йөртүе турында кисәтәчәк. Моннан тыш департаментта, ОСАГО полисы булмаган һәм медицина тикшеренүе узмаганнарны таксига эшкә алмаска, дигән таләпләрне кертергә җыеналар. Әлеге чикләүләр таксилар катнашындагы юл һәлакәтләрен киметер дип ышандыра алар.

– 8 сәгатьтән артык эшләтмәскә җыенгач алайса безгә совет заманындагы төсле таксопарклар булдырып, башкалар шикелле, авырганда, «больничныйлар» да алып, кеше төсле шартлар да тудырсыннар иде, – ди таксист Айрат Корбанов. – Үзмәшгуль булып теркәлергә җыенабыз, әлбәттә, тик әле мәҗбүриләү булмаганлыктан, күпләр ашык­мый. Әлегә чикләүләр юк вакытта эшләп калыйк, дим. Булгалый инде, 18 сәгать тә эшләргә туры килә, нишлисең, ипотека түлисе, өч баланы да үстерәсе бар бит...

Россиянең автомобиль хуҗалары федерациясенең Татарстан буенча вәкиле Рамил Хәйруллин такси өйрәтүчеләргә 8 сәгатьлек эш көнен кертүне бөтенләй хупламый. Чөнки әлеге чикләнгән сәгать эчендә аның заказы булмаска, көн белән көн охшаш булмас­ка мөмкин дип саный ул.
– Элеккеге кебек дәүләт таксилары булган очракта, аны контрольдә тоту мөмкин булыр иде. Хәзер таксилар барысы да шәхси, бәлки аларны 50гә 50 итеп, ягъни шәхси һәм дәүләтнеке иткәндә андый таләпләрне кертү һәм шуның хисабына юл һәлакәтләрен киметү мөмкин булыр, – ди Рамил Хәйруллин.

Әлбәттә, әлегә бу тәкъдим генә, тик ел ахырына гамәлгә керер дигән имеш-мимешләр дә бар. Үзгәрешләр, әлбәттә, таксистларның да һәм аларның хезмәтен кулланучыларның да кесәсенә сугарга мөмкин. Әлегә: «Такси, такси, илтче мине», – дип көйләргә генә кала.

 

 

 

http://shahrikazan.ru/news/tema-dnya/taksistlarga-kn-betrme-alarny-8-sgattn-artyk-eshltmsk-yenalar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X