Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Талантлы бала

Тумыштан талантлы бала иртә сөйләшә башлый һәм ул бәләкәйдән күп сүзле була. Ул тирә-юньдәгеләрне яхшы хәтере, анализлау һәм гомумиләштерү осталыгы, яңалыкка омтылуы, көтмәгәндә генә бер гаҗәеп фикер әйтеп куюы, килеп туган мәсъәләгә тиз һәм акыллы чишелеш табуы, тапкырлыгы белән дә таң калдыра. Бала барсын да мизгел эчендә тотып ала һәм...

Тумыштан талантлы бала иртә сөйләшә башлый һәм ул бәләкәйдән күп сүзле була. Ул тирә-юньдәгеләрне яхшы хәтере, анализлау һәм гомумиләштерү осталыгы, яңалыкка омтылуы, көтмәгәндә генә бер гаҗәеп фикер әйтеп куюы, килеп туган мәсъәләгә тиз һәм акыллы чишелеш табуы, тапкырлыгы белән дә таң калдыра. Бала барсын да мизгел эчендә тотып ала һәм "йота" бара.

Әлбәттә, өлкәннәргә мондый "нәни могҗиза" белән бер дә җиңел түгел. Шуңа да ата-аналарга киңәш итеп, җае чыккан саен балагызның сәләтен күрсәтергә омтылмагыз, һаман булса мактап, аны "йолдыз чире"нә сабышты-руыгыз бар диясем килә. Балагыздан гел сүз тыңлап торуны, гел тәртипле булуны да таләп итмәгез. Әйтик, музыкага сәләтле баланың бөек математик та булуы һич мәҗбүри түгел. Аның бит әле сабый гына булуын истән чыгармагыз. Әгәр дә ул яшьтәшләре сыман уйнамаса, ягъни уенын вакытында уйнап бетермәсә, аның бәхетсез булып үсүе ихтимал, ди белгечләр.
Балагызның һәр соравына җавап бирергә тырышыгыз. Җавабын белмисез икән, бергәләп эзләгез. Шулай итеп бала каршында үз абруегызны күтәрә алырсыз.
Балагызның нечкә күңелле, тәэссоратлы булуын белсәгез дә, аның дөнья мәшәкатьләреннән, чынбарлыктан араларга, чит-ләштерергә тырышмагыз. Кире-сенчә, ул эләгергә мөмкин булган күңелсез ситуацияләр турында ачыктан-ачык сөйлә-шегез. Көндезләрен, йокларга яратмаса да, балагызны ял иттерергә тырышыгыз. Аның белән нерв системасын ныгыта торган уеннар уйнарга вакыт табыгыз. Шунда сезнең талантлы балыгыз сау-сәламәт булып үсәр. Сез балагызны аның белән дустанә, эчкерсез мөнәсәбәтләр урнаштырганда гына яхшы белә алачаксыз. Бала сезгә ышанырга тиеш.
Тагыш шунысы да бар: сәләтле бала озак вакытлар укып яисә рәсем ясап хәрәкәтсез утырырга мөмкин. Шуңа күрә аның тормышында спорт мөһим урынны алып торырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев