Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Талон системасына кайтабызмы?..

Акчаның кыйммәте аска тәгәрәп, бәяләр арткан мәлдә, халык арасында совет заманында чәчәк аткан талон системасына күчү турында сүзләр йөри башлады. Азык-төлеккә, бензинга һ.б. кайбер әйберләргә талон кертү турында закон әзерләнгән икән. Талон белән беррәттән, электр энергиясенә, суга, газга аерым нормалар кертеп, хөкүмәтебез халыктан өстәмә акча да җыярга исәпли. Бу законнарны...

Акчаның кыйммәте аска тәгәрәп, бәяләр арткан мәлдә, халык арасында совет заманында чәчәк аткан талон системасына күчү турында сүзләр йөри башлады. Азык-төлеккә, бензинга һ.б. кайбер әйберләргә талон кертү турында закон әзерләнгән икән. Талон белән беррәттән, электр энергиясенә, суга, газга аерым нормалар кертеп, хөкүмәтебез халыктан өстәмә акча да җыярга исәпли. Бу законнарны озакламый гамәлгә дә кертергә әзерләнәләр.

Электр энергиясен җан башына 70-80 киловатт күләмендә генә куймакчы булалар. Кем артыграк тота, ул икеләтә түли. Шул юл белән казнаны баеталар, имеш. Мондый нормаларны Америкада да, Европа илләрендә дә күптән кулланалар дип, аргументлар да китерәләр. Үзләре үк Европа илләрендә электр энергиясенә норма 200 киловатт дип белдерәләр.

Судан куллануның да үз нормалары бар икән. Әйтәм аны, бер танышым Германиядә ваннага бер агызылган суда бөтен гаилә юынып чыга дип сөйли. Иң ахырдан эт белән мәчегә дә өлеш чыга икән. Нормасы норма инде. Тик тора-бара сулый торган һавага да чик куймасалар ярый да...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев