Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Талпан энцефалиты – сак булыгыз!

    Быел яз чагыштырмача иртәрәк килде, шуңа күрә урман бетләре дә алданрак баш калкытты. Җылы һавада алар бик тиз активлашып та китте.Урман бете кадалу очраклары кайбер регионнарда, әйтик, Ленинград өлкәсендә һәм Алтай төбәгендә март аенда ук теркәлде. Роспотребнадзордан алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көнгә табибларга ярдәм сорап 5,5 мең кеше, шул исәптән,...

    Быел яз чагыштырмача иртәрәк килде, шуңа күрә урман бетләре дә алданрак баш калкытты. Җылы һавада алар бик тиз активлашып та китте.Урман бете кадалу очраклары кайбер регионнарда, әйтик, Ленинград өлкәсендә һәм Алтай төбәгендә март аенда ук теркәлде. Роспотребнадзордан алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көнгә табибларга ярдәм сорап 5,5 мең кеше, шул исәптән, 2 мең бала мөрәҗәгать иткән. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда ике тапкырга күбрәк.

    Энцефалит вирусы белән зарарланган урман бетләре Төньяк Көнбатыш, Урал, Себер һәм Ерак Көнчыгыш федераль округларында аеруча күп таралган. Мәскәү регионына иң якын булган Тверь һәм Ярославль өлкәләрендә дә халык зарарланган бөҗәкләрнең күплегеннән зарлана. Хәер, чагыштырмача куркынычсыз саналган башкала паркларында һәм скверларында да бүген башка төр инфекцияләр (Лайма авыруы, бореллиоз, урман бете тифы) белән зарарланган урман бетләренә юлыгырга мөмкин. Шуңа күрә табигатькә чыкканда саклык чараларын күрү һич тә зыян итмәс.

    Эпидемиологлар энцефалит вирусының 3 штаммын - себер, көнбатыш һәм иң куркыныч саналган ерак көнчыгыш вирусын аерып күрсәтә. Нәкъ менә иң соңгысы паралич сугуга һәм үлемгә китерә. Ләкин шунысын искәртү зыян итмәс: әлеге куркыныч вирус конкрет регионның географиясенә һич бәйле түгел. Бер үк регионда энцефалитның 3 штаммы да очрарга мөмкин.

    Узган ел урман бете энцефалиты 46 регионда гына таралаган иде. Сезон дәвамында 2000 кеше авырды, шуларның иң катлаулы 28 очрагы үлем белән тәмамланды. Әлеге йогышлы вирус белән зарарлану елдан-ел кимүгә барса да (2012 елда авыручылар - 2500, үлүчеләр - 37), уяулыкны киметергә ярамый.

    Тагын шунысын да искәртү зыян итмәс: вирус белән зарарланган урман бете кадалудан гына түгел, кайнамаган сөттән дә энцефалит йоктырырга мөмкин. Чөнки талпаннар кешегә генә түгел, кәҗәләргә, сыерларга һәм сарыкларга да кадалалар. Андый хайванның сөте генә түгел, каймагы һәм эремчеге дә зарарлы.

    Табигать кочагында ял итәргә җыенасыз икән, үзегез белән баш киеме алырга, тыгыз тукымадан тегелгән озын җиңле кием кияргә онытмагыз. Ә өйгә кайту белән бөтен тәнегезне җентекләп тикшерегез. Ләкин талпан энцефалитыннан иң ышанычлы саклау чарасы - прививка. "Россиядә бу йогышлы вируска каршы 4 төрле вакцинаны (икесе чит илнеке) куллану рөхсәт ителә, - ди Россия медицина фәннәре академиясе профессоры, медицина фәннәре докторы Владимир Злобин. - Бөтен препаратлар да көчле, шул ук вакытта кеше организмы өчен куркынычсыз. Шунысы мөһим: Россиядә эшләнгән вакциналар безнең ил территориясендә очрый торган талпан энцефалитының бөтен үзенчәлекләрен күздә тотып эшләнгән. Әлеге вирустан прививка ясатмаган кеше талпан кадалу белән табибка мөрәҗәгать итәргә тиеш. Табиб кирәк тапкан очракта, аңа махсус препарат - иммуноглобулин уколы куелачак. Дөрес, кайбер очракларда прививка ясалган кешеләр дә талпан энцефалитыннан зыян күрергә мөмкин. Ләкин андыйлар авыруны җиңел кичерәләр һәм тиз тереләләр".

    Әлеге йогышлы вируска каршы прививканы кайда һәм ничек ясатырга?

    Процедураны дәваханәдә, медсанчастьтә, белем учреждениеләренең сәламәтлек бүлмәләрендә алырга була. Ләкин алдан табиб тикшерүен үтү зарур. Прививканы талпан энцефалиты куркыныч булган зонага барырга ике атна (бер ай булса, тагын да яхшырак) кала ясатырга кирәк.

    Кадалган талпанны ничек алырга?

    Иң яхшысы - травматология пунктындагы табибка яки яшәү урыны буенча сезгә хезмәт күрсәтүче дәваханә хирургына мөрәҗәгать итү. Талпан эчкәрәк үтеп кергән очракта, аның борыны тәндә өзелеп калмасын өчен, бик сак кыланырга кирәк. Кагыйдә буларак, бөҗәкне пинцет яки чиста бинт уралган бармаклар белән эләктереп, акрын гына үз күчәрендә әйләндерә барып, кадалган урыннан сак кына тартып чыгаралар. Талпан тешләгән урынны спирт, йод яки одеколон белән дезинфекцияләү зарур.

    Талпанны тартып алганнан соң, кулларны яхшы итеп сабынлап юарга кирәк. Чөнки вирус тәннең аз гына сыдырылган урыны яки күзнең лайлалы тышчасы аша организмга үтеп керергә мөмкин. Әгәр талпанны алганнан соң ул урында кара төртке (борыны өзелеп калган) кала икән, яра урынын йод белән эшкәртергә кирәк. Ә тартып алынган талпанны кичекмәстән "Гигиена һәм эпидемиология үзәге"нең микробиология лабораториясенә тикшерүгә җибәрегез. Бу алга таба тиешле дәвалау чараларын билгеләү өчен кирәк. Мондый лабораторияләр бүген Россиянең 65 регионында эшли. Узган ел, мәсәлән, 171 югары технологияле тикшерү үзәге белгечләре халыкка үз вакытында тиешле ярдәм күрсәтте.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: