Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бриллиант ташлы алтын значокны кемгә тапшырачаклар?

Чаллы татар театрында яңа премия барлыкка килде.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры иртәгә 34нче сезонны Туфан Миңнуллинның «Диләфрүзгә дүрт кияү» спектакле белән башлый. «Бу - безнең өчен икеләтә зур бәйрәм. 34нче сезонда Рәсим Хафизов белән миңа да 34 яшь. Ә «Диләфрүзгә дүрт кияү» спектакленең сәхнәгә чыгуына 55 ел тула», – диде  театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов. 

- Яңа сезонда премьералар күп була. 13 октябрьдә Мирхәйдәр Фәйзинең «Ак калфак» спектакле чыга. Аннары Чаллы театры сәхнәсендә Нәбирә Гыйматдинованың «Сихерче» спектакле уйналачак. Яңа елга балалар өчен интерактив спектакль әзерлибез. Яңа елдан соң тагын ике премьера көтелә. Аның берсе Чаллы язучысы әсәре буенча.  Тукай премиясе лауреаты, күренекле язучы Факил Сафинның бер әсәре өстендә эшли башлыйбыз. Шулай ук танылган режиссер Резедә Гарипова белән сөйләшүләр алып барабыз. Илгиз Зәйниев «Бөке» спектаклен бездә куярга җыена, - диде ул. 

Театрның башкарма директоры Рәсим Хафизов сезон ачылган көнне театрда зур бәйрәм булачагын әйтте.

«Премьера алдыннан театр каршындагы мәйданда чара була. Бина эчендә шәһәр тарихына багышланган фотокүргәзмә оештырыла. Моннан тыш, без үзебезнең премияне булдырдык. Зөбәрҗәт таш белән алтын билге ясадык. Ул спектакльләр чыгаруда катнашкан хезмәткәргә биреләчәк. Анда Аяз Гыйләҗевның «Миннән теләк бер генә: элеккечә кайнар дәрт белән эшләгез» дигән язу булачак», – диде. 


Фото шәһәр сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: премьера мәдәният эстрада премия Чаллы театры