Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Танк Чаллыга кайтты

Чаллының Җиңү паркында төзекләндерү эшләре дәвам итә. Дүшәмбе көнне биредә Т-34 танкын урнаштыра башладылар. Легендар хәрби машина Санкт-Петербург янындагы Стрельна шәһәрендә тулысынча төзекләндерелде. Хәрби техниканы 1940нчы еллардагы документлар буенча тикшергәннәр. Кызганычка каршы, танкның кайбер элементлары һәм запас частьләре булмаган, алар урынына аналоглар куелган. Мәсәлән, Т-34ның чылбыры урынына үзйөрешле артиллерия җайланмасыннан...

Чаллының Җиңү паркында төзекләндерү эшләре дәвам итә. Дүшәмбе көнне биредә Т-34 танкын урнаштыра башладылар. Легендар хәрби машина Санкт-Петербург янындагы Стрельна шәһәрендә тулысынча төзекләндерелде.
Хәрби техниканы 1940нчы еллардагы документлар буенча тикшергәннәр. Кызганычка каршы, танкның кайбер элементлары һәм запас частьләре булмаган, алар урынына аналоглар куелган. Мәсәлән, Т-34ның чылбыры урынына үзйөрешле артиллерия җайланмасыннан чылбыр алып куйганнар.
Бу танк шәһәрдәшләр арасында төрле фикерләр тудырган иде. "КАМАЗ" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Сергей Когогинның хатыны Әлфия Гумаровна журналистлар белән очрашуда, шәһәр көненә Т-34 танкын табып, аны үз акчасына төзекләндереп, паркка куйдырырга вәгъдә биргән иде. 30 августта шәһәрдәшләребез әлеге тарихи вакыйганың шаһиты булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев