Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тантаналар сараенда паспортлар тапшыру тантанасы узды

Чаллының Тантаналар сараенда ундүрт яше тулган 18 яшь чаллылыга паспортлар тапшыру тантанасы үтте.

Бәйрәмдә Үзәк, Автозавод һәм Комсомол районнары Федераль миграция хезмәте идарәсенеңЯр Чаллы бүлеге вәкилләре катнашты. Үсмерләрне әлеге мөһим вакыйга белән тәбрикләргә якыннары, туганнары да килгән иде. Чараны Яр Чаллы шәһәре мэры урынбасары Флера Андреева ачып җибәрде.

«Хөрмәтле балалар! Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, иминлек телибез. Тормышыгызда барсы да уңышлы булсын, сезнең белән әти-әниләрегез, шәһәребез, республикабыз һәм илебез горурлансын. Бәхетле, акыллы һәм Россия Федерациясенең югары дәрәҗәләргә лаеклы гражданины булуыгызны телим», - диде ул.

Яр Чаллыда тантаналы төстә паспорт тапшыру традициясе 2014 елда башлангыч алды.

 

http://nabchelny.ru/news/33229

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев