Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Таныклыгың булмаса – ирегеңнән колак кагарсың...

Ма­ши­на бү­ген һәр га­и­лә­нең иң мө­һим мөл­кә­те­нә әй­лә­неп ба­ра ди­сәм, һич ял­гыш­мам. Йорт ян­на­рын ура­тып те­зел­гән, хәт­та тро­ту­ар­лар­ны би­лә­гән ав­то­мо­биль­ләр­гә ка­рап, кай­чак хәй­ран ка­ла­сың! Без­нең Чал­лы­да гы­на 200 мең­нән ар­тык җи­ңел ма­ши­на исәп­лә­нә. "Ав­тос­тат" ана­ли­тик агент­лы­гы мәгъ­лү­мат­ла­ры­на ка­ра­ган­да, 2015 ел­ның 1 ию­ле­нә Рос­сия ав­то­мо­биль­ләр пар­кын­да 41 мил­ли­он җи­ңел ма­ши­на тер­кәл­де....

Ма­ши­на бү­ген һәр га­и­лә­нең иң мө­һим мөл­кә­те­нә әй­лә­неп ба­ра ди­сәм, һич ял­гыш­мам. Йорт ян­на­рын ура­тып те­зел­гән, хәт­та тро­ту­ар­лар­ны би­лә­гән ав­то­мо­биль­ләр­гә ка­рап, кай­чак хәй­ран ка­ла­сың! Без­нең Чал­лы­да гы­на 200 мең­нән ар­тык җи­ңел ма­ши­на исәп­лә­нә. "Ав­тос­тат" ана­ли­тик агент­лы­гы мәгъ­лү­мат­ла­ры­на ка­ра­ган­да, 2015 ел­ның 1 ию­ле­нә Рос­сия ав­то­мо­биль­ләр пар­кын­да 41 мил­ли­он җи­ңел ма­ши­на тер­кәл­де. Иң мө­һи­ме, шу­лар­ның 42,1 про­цен­ты үзе­без­нең ил­дә җи­теш­те­рел­гән. Япо­ни­я­дә җы­ел­ган­на­ры 22,3 про­цент бе­лән - икен­че урын­да. Гер­ма­ния ав­то­сә­нә­га­те өле­ше­нә иле­без­дә­ге җи­ңел ма­ши­на­лар­ның 9,5 про­цен­ты ту­ры ки­лә.

Лә­кин сү­зе­без бу хак­та тү­гел. Әй­тик, Ита­ли­я­нең го­рур­лы­гы бул­ган зат­лы спорт кар­ла­ры без­нең ил­дә бө­тен­ләй са­тыл­мый ди­яр­лек. Шу­ңа да ка­ра­мас­тан, нәкъ ме­нә шу­шы ав­то­мо­биль за­кон чы­га­ру­чы­лар­ны руль ар­ты­на та­нык­лык­сыз утыр­ган өчен җә­за­ны кат­гый­ла­ту за­рур­лы­гы­на этәр­де.

Хә­те­ре­гез­дә бул­са, Мәс­кәү­дә үзе утыр­ган шәп­ле Фер­ра­ри­ны һәм та­гын 3 ав­то­мо­биль­не чел­пә­рә­мә ки­тер­гән 18 яшь­лек егет­нең ма­ши­на йөр­тү хо­ку­кы да, әле­ге хо­кук­ны тә­э­мин итү­че та­нык­лы­гы да бул­ма­ган. Хә­ер, бу юлы баш­ка­ла­быз җә­мә­гать­че­лек "кы­зыл әләм" уры­ны­на кү­тә­реп чык­ты әле­ге проб­ле­ма­ны, "йо­мып" ка­лыр­га ирек бир­мә­де. Мәс­кәү­нең Кы­рым кү­пе­рен­дә бул­ган ава­рия ин­тер­нет­ны "шау­ла­тып" кы­на кал­ма­ды, юл хә­рә­кә­те имин­ле­ген сак­лау­чы­лар­ны да аяк­ка бас­тыр­ды. Иң га­җәп­лән­дер­гә­не, Дәү­ләт Ду­ма­сы де­пу­тат­ла­ры­ның җа­ва­бы бу юлы бик тиз бул­ды. Рос­сия пар­ла­ме­не­ты­ның тү­бән­ге па­ла­та­сы ма­ши­на йөр­тү та­нык­лы­гы бул­ма­ган ки­леш руль ар­ты­на уты­ру­чы­лар­ны җи­на­ять җа­вап­лы­лы­гы­на тар­ту та­лә­бен бер­та­выш­тан хуп­ла­ды. Шу­лай ук Дәү­ләт Ду­ма­сы де­пу­та­ты Вя­чес­лав Лы­са­ков мон­дый төр хо­кук бо­зу­чы­лар­ны за­кон­сыз ко­рал йөр­тү­че­ләр­гә тиң­ләр­гә һәм 3 ел­га ирек­лә­рен­нән мәх­рүм итәр­гә ди­гән тәкъ­дим бе­лән чык­ты.

- Чын­нан да, ма­ши­на бе­лән ида­рә итү ка­гый­дә­лә­рен үтә­мәү­че­ләр­гә ка­ра­та за­кон ар­тык йом­шак. Бай әти-әни­лә­ре бү­ләк ит­кән ма­ши­на­лар­да җил­де­рү­че "те­кә" егет­ләр өчен 5-10 мең сум кү­лә­мен­дә­ге штраф­лар кир­тә тү­гел. Ма­ши­на йөр­тү­гә җа­вап­лы­лык­ны за­кон ни­ге­зен­дә бер­мә-бер арт­тыр­мый то­рып, юл­лар­да тәр­тип ур­наш­ты­ру мөм­кин тү­гел, - ди­де ул пар­ла­мент уты­ры­шын­да яса­ган чы­гы­шын­да.

Сүз дә юк, кыю тәкъ­дим һәм, ми­нем­чә, бик тә ва­кыт­лы. Ма­ши­на йөр­тү та­нык­лы­гы бул­ма­ган ки­леш руль ар­ты­на утыр­ган өчен җә­за кат­гый бу­лыр­га һәм әле­ге ка­нун тиз ара­да га­мәл­гә ке­рер­гә ти­еш. Шун­дый "хәс­рәт" ма­ши­на йөр­тү­че­ләр ар­ка­сын­да күп­ме го­мер­ләр ва­кыт­сыз өзе­лә, күп­ме­лә­ре им­гә­неп, га­рип ка­ла! Хә­ер, кай­бер та­нык­лы­гы бул­ган­нар­ның да юл йө­рү ка­гый­дә­лә­рен тө­гәл үтәү­лә­ре­нә ыша­ныч юк. Бү­ген ма­ши­на йөр­тү та­нык­лы­гы алу проб­ле­ма тү­гел. Ке­сә­се ка­лын­нар аны тү­ләп ке­нә ала. Исе­рек ки­леш руль ар­ты­на уты­ру­чы­лар­га ка­ра­та да җә­за­лар­ны бер­мә-бер кат­гый­ла­та­сы иде. Го­му­мән, Рос­сия юл­ла­рын­да юл йө­рү ка­гый­дә­лә­рен то­ма­лау­чы "түм­гәк­ләр", за­кон­ны те­ге яки бу як­ка бо­ру мөм­кин­ле­ген би­рү­че "ер­тык­лар" әле җи­тәр­лек. Бәл­ки ел ара­лаш әле бер, әле икен­че пун­ктны үз­гәр­теп азап­лан­ган­чы, ЮХИ­ДИ сис­те­ма­сын та­мыр­дан үз­гәр­тер­гә­дер...

Рә­зи­нә ЗА­КИ­РО­ВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев