Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Таныклык алмаштырганда имтихан бирелерме?

Русия автомәктәпләре союзы җитәкчесе Александр Ачкасов: "Һәрбер автоһәвәскәр 10 ел саен водитель таныклыгын алмаштырганда яңадан имтихан бирергә тиеш", - дип чыгыш ясады. Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе идарәсендә бу тәкъдимне тикшерәләр. РФ Дәүләт Думасы бу тәкъдимне хупламады. Депутатлар фикеренчә, бу яңалык бары автомәктәпләр файдасына гына булып, гражданнарны өстәмә чыгымнарга китерәчәк....

Русия автомәктәпләре союзы җитәкчесе Александр Ачкасов: "Һәрбер автоһәвәскәр 10 ел саен водитель таныклыгын алмаштырганда яңадан имтихан бирергә тиеш", - дип чыгыш ясады.
Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе идарәсендә бу тәкъдимне тикшерәләр. РФ Дәүләт Думасы бу тәкъдимне хупламады. Депутатлар фикеренчә, бу яңалык бары автомәктәпләр файдасына гына булып, гражданнарны өстәмә чыгымнарга китерәчәк. "Водитель таныклыгы гомерлеккә бирелә, ун елдан соң алмаштырганда яңадан имтихан бирү кирәкми. Вакытында аны 10 ел саен алмаштыру заманча пластик таныклыклар эшләнә башлагач кертелгән иде. Сәламәтлеге буенча автомобиль белән идарә итә алу-алмавын ачыклау өчен дә бик кирәк бу алым. Шуның өчен таныклык алмаштырганда медицина тикшерүе үтү таләп булып тора", - дип белдерде депутат Вячеслав Лысаков.
http://www.omet-rb.ru/149-ya-alyklar-tasmasy/3458-tanyklyk-almashtyrganda-imtikhan-birelerme

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев