Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Таныклыксыз һәм исерек. Чаллыда машина йөртүче хатын-кызны тоттылар

Ул моңарчы да административ җаваплылыкка тартылган булган.

Таныклыксыз. ОСАГОсыз. Җитмәсә, исерек хәлдә. Чаллы инспекторлары автомобильдә салмыш килеш йөрүче хатын-кызны тотты. Ул төнге 10да “Гранта” машинасында проспектлар буйлап йөрергә чыга. Әмма "кичке сәяхәте" озак дәвам итми. Җиңүнең 40 еллыгы урамында туктаталар.

41 яшьлек хатын-кыз алкогольгә медицина тикшеренүен үтүдән баш тарта. Инспектор административ протокол төзи. Машинасын штраф стоянкага озаталар.

Чаллы автоинспекция хезмәткәрләре әйтүенчә, әлеге хатын-кыз сентябрь аенда гына административ җаваплылыкка тартылган булган. Ул вакытта да шундый ук хәл. Исерек килеш машинага утырган, медицина тикшеренүе үтүдән баш тарткан. Аңа 30 мең сум штраф салганнар. 18 айга таныклыгын алганнар. Тик машина хуҗасы гына, күрәсең, моны чынга алмаган. Штрафы һаман да түләмәгән. Таныклыксыз, исерек килеш йөрүен дә дәвам итә. Инспекторлар бу юлы аңа карата җинаять эше кузгатырга уйлый.

Чаллы втоинспекциясенең пропаганда бүлеге фотосы

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: инспектор юл йөрү кагыйдәләре