Танылган фигуристны ясалма комадан чыгаралар
Яңалыклар тасмасы

Танылган фигуристны ясалма комадан чыгаралар

«Әлеге этаб ике-җиде көн дәвам итә ала», - ди белгечләр.

Табиблар Роман Костомаровны әкренләп медикаментоз йокыдан чыгара башлады, дип хәбәр итә sport24 порталы.

Микроинсульт аркасында табиблар фигуристны 72 сәгатькә ясалма комага җибәргән. sport24 порталы хәбәр итүенчә, спортчы акрынлап уяна башлаган, әлеге этаб ике-җиде көн дәвам итә ала.

Исегезгә төшерәбез, 46 яшьлек Олимпия чемпионы Роман Костомаров 10 январьда үпкәсе ялкынсынып, реанимациягә эләккән иде. Хастаханәдә вакытта инде ул ике мәртәбә инсульт кичерде. Аңа кадәр, гангрена башлану сәбәпле,  спортчының аяк табанын һәм ике кулының бармакларын кискәннәр иде. Шулай ук сепсис сәбәпле, фигуристта менингит башлануы, ягъни баш миенең чиреге зарарлануы билгеле булды.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


спорт фигуралы шуу

Нет комментариев