Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тарифлар күзәтү астында

"Бердәм Россия» партиясе торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар арту турындагы һәр хәбәр буенча дәүләт торак күзәтчелеге органнарына тикшерү үткәрүне сорап мөрәҗәгать итәчәк, дип хәбәр итә «ТАСС» Бу хакта журналистларга Дәүләт Думасының торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча комитеты рәисе урынбасары Александр Сидякин әйткән.

Аның сүзләренчә, партиянең төбәк бүлекләре ТКХ хезмәтләренә тарифлар үсешен күзәтеп бара. Гражданнардан алынган мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге йортларны карап тоткан һәм ремонтлаган өчен түләү арту белән бәйле. «Әгәр милекчеләр гомум җыелышта тиешле карар кабул итеп, идарәче оешма һәм ширкәт тәкъдиме белән килешкән икән, бәяне артыра алалар», - дигән Дума комитеты рәисе урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев