Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ташламалардан файдаланыгыз!

Зәң­гәр эк­ран­нар­да, га­зе­та бит­лә­рен­дә таш­ла­ма­лы да­ру­лар­га өс­тен­лек би­рү­не як­ла­ган ро­лик­лар еш күр­сә­те­лә. Чөн­ки тиз­дән, 1 ок­тябрь­дә, таш­ла­ма­лар­дан фай­да­лун­чы гарж­дан­нар­ның сай­лау хо­ку­кы бе­тә. Чал­лы­да фе­де­раль таш­ла­ма­лар­га ия бул­ган 36 мең­нән ар­тык ке­ше яши.

Алар - Бө­ек Ва­тан су­гы­шын­да кат­на­шу­чы­лар, хәр­би хә­рә­кәт­ләр ве­те­ран­на­ры, ин­ва­лид­лар, ин­ва­лид ба­ла­лар һәм баш­ка­лар. Бу граж­дан­нар 2016 ел­ның 1 ок­тяб­ре­нә ка­дәр, яшәү уры­ны бу­ен­ча пен­сия фон­ды бү­лек­чә­лә­ре­нә га­ри­за бе­лән мө­рә­җә­гать итәр­гә ти­еш­ләр.

Хө­кү­мә­те­без таш­ла­ма­лар­дан фай­да­ла­ну­чы ке­ше­ләр­гә со­ци­аль хез­мәт­ләр җы­ел­ма­сы тәкъ­дим итә. Аның сос­та­вы­на та­биб ре­цеп­ты бу­ен­ча таш­ла­ма­лар­дан фай­да­ла­ну­чы­лар­ны ки­рәк­ле да­ру­лар, ме­ди­ци­на ки­рәк-ярак­ла­ры, шу­лай ук ин­ва­лид ба­ла­лар­ны дә­ва­лау ри­зык­ла­ры бе­лән тә­э­мин итү; са­на­то­рий-ку­рорт­лар­да дә­ва­ла­ну өчен юл­ла­ма­лар би­рү; шә­һәр яны ти­мер юл тран­с­пор­тын­да, шу­лай ук шә­һәр ара тран­с­порт­та дә­ва­лау уры­ны­на буш­лай ба­рып кай­ту ке­рә.

Со­ци­аль хез­мәт­ләр җы­ел­ма­сы­ның кү­лә­ме бы­ел бер ке­ше­гә 995,23 сум. Аның 766,55 су­мы - да­ру­лар­га, 118,59 су­мы са­на­то­рий-ку­рорт­лар­да дә­ва­ла­ну­га, 110,09 су­мы юл­га то­ты­ла. Со­ци­аль хез­мәт­ләр җы­ел­ма­сын ак­ча­ла­та би­рү­не со­рап, пен­сия фон­ды­на мө­рә­җә­гать итү­че­ләр­гә, үз­лә­ре­нең ка­рар­ла­рын үз­гәрт­кән­че бер кая ба­рыр­га ки­рәк­ми. Ә ин­де 2017 ел­ның 1 гыйн­ва­рын­нан со­ци­аль хез­мәт­ләр җы­ел­ма­сын алыр­га те­ләү­че­ләр ки­чек­мәс­тән агым­да­гы ел­ның 1 ок­тяб­ре­нә ка­дәр пен­сия фон­ды­на ба­рып га­ри­за язар­га ти­еш­ләр. "Со­ци­аль хез­мәт­ләр җы­ел­ма­сын ак­ча­ла­та алу­чы­лар ел дә­ва­мын­да да­ру­лар­ны, ши­фа­ха­нә­ләр­гә юл­ла­ма­лар­ны һәм юл би­лет­ла­рын үз хи­сап­ла­ры­на са­тып ала­лар", - ди­ләр пен­сия фон­ды хез­мәт­кәр­лә­ре.

Шу­ны­сы игъ­ти­бар­га ла­ек, Чал­лы хал­кы­ның күп­че­ле­ге үзе­нең сә­ла­мәт­ле­ге­нә җа­вап­лы ка­рап, дә­ва­лу­чы та­би­ла­ры бе­лән ки­ңә­шеп, со­ци­аль хез­мәт­ләр җы­ел­ма­сы­на өс­тен­лек би­рә. "Мин ка­нун чык­кан­нан бир­ле со­ци­аль хез­мәт­ләр җы­ел­ма­сын алам. Да­ру­лар хә­зер бик кыйм­мәт, җит­ди чир­ләп кит­сәң, пен­си­я­гә ге­нә алып та бул­мас, Ал­ла­һы сак­ла­сын. 1000 сум ак­ча­га бер ай­лык кы­на да­ру алып бу­ла, шу­ңа кү­рә со­ци­аль па­кет­ны ак­ча­га ал­маш­тыр­мыйм", - ди бе­рен­че төр­кем­дә­ге ин­ва­лид Рә­фә­гать За­ки­ров.

Икен­че төр­кем­дә­ге ин­ва­лид Тәс­ки­рә Са­фи­на да, дәү­ләт яр­дә­мен ки­ре как­мый:

- Дәү­ләт без­нең өчен ак­ча бү­леп би­рә икән, ни­гә аны фай­да­лан­мас­ка соң? Мин җае чык­кан са­ен сан­то­рий­лар­га ба­рып, сә­ла­мәт­ле­гем­не ны­гы­там. "КА­МАЗ", "Эн­җе бөр­те­ге", "Ра­ду­га", "Сан­та" һәм баш­ка са­на­то­рий­лар­да бул­дым. Рә­хәт­лә­неп ял итеп, тәм­ле ашап, дә­ва­ла­нып кайт­тым.

"Таш­ла­ма­лар­дан фай­да­ла­ну­чы­лар­га, со­ци­аль па­кет­тан баш тар­тыр ал­дын­нан баш­та дә­ва­лау­чы та­биб бе­лән сөй­лә­шер­гә ки­ңәш итәм. Чөн­ки, со­ци­аль хез­мәт­ләр җы­ел­ма­сын­нан баш тар­тып, без­гә яр­дәм со­рап ки­лү­че­ләр оч­рый. Авы­рып кит­кән оч­рак­та алар­га да­ру­лар­ның ба­ры­сын да үз­лә­ре­нә са­тып алыр­га ту­ры ки­лә. Ши­кәр ди­а­бе­тын дә­ва­лу­га якын­ча 5000 сум­лык, аст­ма­га 3000 сум­лык да­ру ки­рәк бу­ла­чак. Бө­ер авы­ру­ла­рын дә­ва­лау та­гын да кыйм­мәт. Өл­кән ке­ше­ләр­дә яман шеш, ши­кәр чи­ре дә та­бы­лыр­га мөм­кин. Алар­га дә­ва­ла­ну өчен да­ру­лар го­мер бу­е­на ки­рәк бу­ла­чак. Пен­си­я­сен очын оч­ка ял­гау­чы­лар­га бу бик авыр­га ту­ры ки­лә. Ә со­ци­аль хез­мәт­ләр җы­ел­ма­сын алу­чы­лар ки­рәк­ле пре­па­рат­лар­ны, та­биб ре­цеп­ты бу­ен­ча буш­лай ала. Без соц­па­кет­тан баш тар­тып, ан­на­ры бу га­мәл­лә­ре өчен үке­нү­че­ләр­гә, кыз­га­ныч­ка кар­шы, бик те­лә­сәк тә, яр­дәм итә ал­мый­быз. Шу­ңа кү­рә со­ци­аль хез­мәт­ләр җы­ел­ма­сын­нан баш тар­тыр ал­дын­нан, хал­кы­быз­ның "Җи­де кат үл­чә, бер кат кис ди­гән мә­ка­лен ис­тә то­тып, уй­лап эш итәр­гә ки­рәк", - ди 4нче ши­фа­ха­нә­нең баш та­биб урын­ба­са­ры Гөл­сә­рия Аб­дул­ли­на.

Сен­тябрь ае тә­мам­ла­ныр­га са­нау­лы көн­нәр ге­нә кал­ды. Таш­ла­ма­лар­дан фай­да­ла­ну­чы шә­һәр­дәш­лә­ре­без, 1 ок­тябрь­гә ка­дәр яшәү уры­ны бу­ен­ча пен­сия фон­ды­на ба­рып, га­ри­за язы­гыз. Хө­кү­мәт бир­гән яр­дәм­нән фай­да­ла­нып ка­лыр­га ты­ры­шы­гыз. Бе­леш­мә­ләр өчен те­ле­фон­нар 30-42-42, 8-800-775-5445.

Зөл­фия ФО­А­ТО­ВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев