Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ташландык коеда мәет табылган

Шушы көннәрдә Башкортстанның Туймазы районының Кандра авылындагы ташландык коеда урындагы халык коточкыч күренешкә тап була: кое төбендә ир-ат скелетын күрә алар.

“КП-Уфа” басмасы, хокук саклау органнарындагы чыганакларына таянып хәбәр итүенчә, бу мәет былтыр югалган кешенеке булып чыккан. 65 яшьлек ирне узган елның августыннан эзләгәннәр һәм ул хәбәрсез югалган дип саналган. Пенсионер 2019 елның 13 августында өеннән чыгып китә һәм әйләнеп кайтмый.

Туганнары, волонтерлар һәм полиция аны елга якын эзләүләрен дәвам итә. Хәзер бу вакыйгага нокта куелды, дияргә була. Хокук саклаучылар вакыйга урыныннан киемнәрне тикшерүгә алган. Мәет суд-медицина экспертизасына озатылган. Аның нәтиҗәләреннән соң ирнең үлем сәбәбе ачыкланачак. Әле бу хәл буенча тикшерү эше бара.

 

 

Чыганак:Өмет

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев