Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тәслия Нургатина: «Яңа ел төнендә Татарстанны әйләндек»

Һәр туганының күңелен күреп чыга Нургатиннар гаиләсе.

"Безнең гаиләдә булган бер кызыклы хәлне сөйлим әле. Әле өченче балага ике генә яшь иде. Тормыш иптәшем Мансур прокатка Кыш Бабай киеме алды. Мин үземчә Кар Кызы булдып киендем, бизәндем. Балаларның кечкенәсе гном булды, олыларына да персонажлар сайладык. 31е көнне иртәнге 5тә чыгып киттек юлга. Башта Чаллыдагы туганнарыбызны котлап чыктык, аннары киттек Аксубайга, анда да бәйрәм ясадык. Кергән һәр гаиләгә Яңа ел күчтәнәчләре тараттык. Шулай һәр туганның күңелен күреп чыктык. Икебезнең дә әти-әниләребез яшәгән авылларга барып котладык. Алар берсе дә килүебезгә әзер түгел иде, барысы да гадәттә бу көнне мәшәкатькә чумган була бит. Төнге 12 җиткәндә Лениногорскига бардык. Шундагы абыйларда Яңа елны каршы алдык. Яңа елның беренче көнендә Әлмәткә кунакка киттек. Ничә ел узса да, туганнар безнең бөтен Татарстанны диярлек әйләнеп чыгуыбызны сагынып, шаккатып, рәхәт күңелле булды дип сөйлиләр".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев