Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татар егетләре сәхнә тотты

"Е­гет ке­ше­гә җит­меш төр­ле һө­нәр дә аз", - ди та­тар хал­кы. Та­тар егет­лә­ре элек-элек­тән үт­кен, җи­тез һәм тап­кыр бу­лу­ла­ры бе­лән ае­ры­лып тор­ган. Бү­ген дә без­нең егет­лә­ре­без әле­ге исем­гә тап тө­шер­ми, го­рур йөр­тә­ләр. Мо­ңа "Шат­лык" яшь­ләр үзә­ген­дә оеш­ты­рыл­ган "Та­тар еге­те" бәй­ге­се янә бер дә­лил бул­ды. Ул бы­ел 16нчы тап­кыр үт­кә­ре­лә. 12...

"Е­гет ке­ше­гә җит­меш төр­ле һө­нәр дә аз", - ди та­тар хал­кы. Та­тар егет­лә­ре элек-элек­тән үт­кен, җи­тез һәм тап­кыр бу­лу­ла­ры бе­лән ае­ры­лып тор­ган. Бү­ген дә без­нең егет­лә­ре­без әле­ге исем­гә тап тө­шер­ми, го­рур йөр­тә­ләр. Мо­ңа "Шат­лык" яшь­ләр үзә­ген­дә оеш­ты­рыл­ган "Та­тар еге­те" бәй­ге­се янә бер дә­лил бул­ды. Ул бы­ел 16нчы тап­кыр үт­кә­ре­лә.

12 март көн­не "Та­тар еге­те-2018" бәй­ге­се­нең сай­лап алу ту­ры бу­лып уз­ды. Бәй­ге­дә 15 яшь­тән 23 яшь­кә ка­дәр егет­ләр кат­наш­ты. Егет­ләр бәй­ге ба­ры­шын­да үз­лә­ре­нең "Та­тар еге­те" исе­мен йөр­тер­гә хо­кук­лы икән­нә­рен дә­лил­лә­де­ләр. Жю­ри­лар­га кон­курс­ка кил­гән 9 егет ара­сын­да иң-иң­нә­рен сай­лап алу да җи­ңел­ләр­дән би­рел­мә­гән­дер. Ә егет­ләр­не чын­нан да иң ос­та ка­зый­лар бә­я­лә­де. Алар: "Шат­лык" яшь­ләр үзә­ге җи­тәк­че­се Гөл­чә­чәк Ко­валь­чук, Та­тар­стан рес­пуб­ли­ка­сы­ның ха­лык ар­тис­ты, дра­ма­тург, Чал­лы дра­ма те­ат­ры ар­тис­ты Бу­лат Сә­ла­хов, те­атр­ның яшь ре­жис­се­ры Олег Кин­зя­гу­лов һәм "Folk Dance" хо­ре­ог­ра­фия ан­сам­бле Ли­ли­а­на Арс­ла­но­ва.

Егет­ләр өчен бе­рен­че сы­нау "Үзең бе­лән та­ныш­ты­ру һәм сә­лә­тең­не күр­сә­тү"­дән гый­ба­рәт иде. Кат­на­шу­чы­лар сәх­нә­гә чы­гып үз­лә­ре бе­лән кре­а­тив рә­веш­тә үз­лә­ре бе­лән та­ныш­тыр­ды­лар. Мә­сә­лән, Ба­тен­чук исе­мен­дә­ге тө­зе­леш көл­ли­я­те еге­те Ай­дар Хөс­нул­лин үзе­нең дус­ты бе­лән ин­тервью фор­ма­сын­да ара­лаш­ты­лар. Шу­лай ук, 29 нчы гим­на­зия уку­чы­сы Әхә­тов Ти­мур­ның чы­гы­шы да та­ма­ша­чы­лар­ның кү­ңе­ле­нә хуш кил­гән­дер. Ул үзе бе­лән та­ны­шу өле­шен кеч­ке­нә скетч фор­ма­сын­да күр­сәт­те. Үзе ту­рын­да аңа га­шыйк бул­ган кыз­лар­ның сөй­лә­ве чын­нан да үзен­чә­лек­ле бул­ды. Азат­ның үз сә­лә­тең­не күр­сә­тү өле­ше дә баш­ка­лар­ны­кын­нан ае­ры­лып тор­ды. 29 нчы гим­на­зи­я­дә эш­ләп ки­лү­че ан­самбль бе­лән бер­лек­тә алар кич­ке уен кү­ре­не­шен би­ю­ләр­гә үреп күр­сәт­те­ләр.

Егет­ләр ба­ры­сы да җыр-би­ю­гә ос­та бу­лу­ла­рын, чын нә­фис сүз ос­та­ла­ры икә­нен та­гын бер кат дә­лил­лә­де­ләр.
57 нче гим­на­зия еге­те Ин­саф Ва­ги­зов ту­рын­да да ае­рым әйт­ми мөм­кин тү­гел. Ул үзе­нә 12 яшь ке­нә бу­лу­ы­на ка­ра­мас­тан, "Та­тар еге­те" бәй­ге­сен­дә кат­на­шыр­га те­ләк бел­дер­гән. Оеш­ты­ру­чы­лар­ның "Син бит әле кеч­ке­нә­рәк, си­ңа "Та­тар ма­лае" на ба­рыр­га ки­рәк ди­гән сүз­лә­ре­нә: "Юк, мин "Та­тар еге­те" ндә кат­на­шам", - ди­гән. Чын­нан да Ин­саф­ның кы­ю­лы­гы, ос­та­лы­гы йө­зен­нән кү­ре­неп то­ра. Чал­лы дра­ма те­ат­ры ре­жис­се­ры Олег Кин­зя­гу­лов та: «Нәкъ ме­нә бу егет­не баш­ка­лар ал­ды­на чы­га­рып бас­ты­рып ан­нан өй­рә­не­гез, үр­нәк алы­гыз" ди­яр­гә бу­ла", - ди­де.

"Та­тар еге­те-2018" нең икен­че ту­ры­на үт­кән егет­ләр­нең исем­ле­ген "Шат­лык" яшь­ләр үзә­ге сай­тын­нан ка­рый ала­сыз,
Эль­ви­ра Гай­нет­ди­но­ва

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев