Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татар “Көтеп утыручы”сы

Ике-өч атна элек интернетны яңа герой "шартлатты". Голландия рәссамы Маргрит Брифортның балалар сырхауханәсе янына урнаштырган скульптурасы ул. "Көтеп утыручы" дип аталган (урыслар аны "Ждун" дип атады) бу герой табибка чират көтеп утыруны гәүдәләндерә. Әлеге скульптураны фотога төшергәннәр дә, интернетка куйганнар.

Аннан аны социаль челтәрләр һәм бөтен дөньяның массакүләм мәгълүмат чаралары эләктереп алдылар. Әлбәттә инде, "Көтеп утыручы"ны һәркем үзенчә төрләндерде.

Шулай итеп, Татарстанның да үз "Көтеп утыручы"сы барлыкка килде. Аны Түбән Камада яшәүче Дмитрий Фролов исемле егет ясаган. Авторның рәсемендә республиканың бөтен төп символлары - нефть компаниясе, "Ак барс" хоккей командасы, Кол Шәриф мәчете, Президент Р.Миңнеханов портреты, "КамАЗ" автомобиле, түбәтәй, чәкчәк, өчпочмак һәм Чаллыда чыгарыла торган данлыклы бәд-рәф кәгазе урын алган.

http://www.tatyash.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев