Шəhри Чаллы

Татар кызы Японияндә узган Фигуралы шуу буенча ярышта Гран-при алды

Татар кызы - 15 яшьлек Алинә ЗАҺИТОВА Япониянең Нагоя шәһәрендә узган Фигуралы шуу буенча ярышта Гран-при алды. Тимераякта шуучылар арасында ел саен уздырыла торган бөтендөнья бәйгесендә спортчылар шәхси күрсәткечләре буенча гына катнаша. Анда бары тик иң көчле спортчылар җыела.

Ярыш тәмамлангач, Алинә үзен яхшы хис итүе, чыгышы белән канәгать булуы турында белдерде.
- Үз чыгышымнан канәгать. Дөресен генә әйткәндә, бер генә чыгыш та идеаль була алмый инде ул. Һәр спортсмен үзендә нинди дә булса кимчелекләр таба, һәрвакыт нәрсәне дә булса камилләштерәсе килә. Берничә көннән (21-22 декабрьдә - Авт.) Россия чемпионаты башлана. Бу минем өчен бик җитди старт. Ике чыгышымны да югары дәрәҗәдә башкарырга, тамашачыларга матур программа күрсәтергә тырышырмын, - дигән Алинә чыгышыннан соң журналистларга биргән әнгәмәсендә.
Спортчы кыз Пхёнчханда узачак Олимпиадада катнашырга теләге булуын да яшерми. Аңа кадәр Алинәнең Россия, Европа чемпионатларын узасы бар әле.
- Һәр спортчы Олимпия уеннарында катнашырга тели, минем дә мондый теләк бар. Көньяк Кореяда бер тапкыр да булганым юк, - ди кыз.
Япониядә узган ярышлар Россия спортчыларын Олимпиадага кертергә теләмәүчеләрнең борынына чиртте, чөнки икенче урын алучы кыз да безнеке. Россия җыелмасында булган Мария Сотникова, Алинәдән аз гына калышып, көмеш медаль яулады. Танылган спортчы кызыбыз Евгения Медведева җәрәхәт алмаган булса, пьедесталның барлык баскычларында Россия фигуристлары гына басып торыр иде әле. Ләкин бу урын Канада спортчысы Кейтлин Осмондка эләкте. Алинә исә кыска һәм мәҗбүри программаларда 223 балл җыйды.
Кем ул Алинә Заһитова?
Алинә 2002 елның 18 маенда Ижау шәһәрендә туа. Әти-әнисе аңа исемне гимнастка Алинә Кабаевага ошатып куя. Ләкин кыз гимнастика урынына тимераякны сайлый. Моңа гаҗәпләнерлек тә түгел, Заһитовларның бөтен гаиләсе тимераякта дисәк тә була. Алинәнең сеңлесе Сабина да фигуралы шуу белән шөгыльләнә. Апасы кебек ул да зур уңышлары белән мактана ала. Әтиләре Илназ тумышы белән Актаныш якларыннан. 1991-2014 елларда Ижауның «Ижсталь» хоккей командасы уенчысы. Шулай ук «Авангард» (Омск), «Нефтехимик» (Нижнекамск), «Нефтяник» (Лениногорск), «Нефтяник» (Альметьевск), «Прогресс» (Глазов), «Сарыарқа» (Караганда, Казахстан) хоккей командаларында чыгыш ясый. Хәзерге вакытта «Ижсталь» командасы тренеры. Узган сезонда командасын югары хоккей лигасында көмеш медальгә кадәр күтәрә. Якыннары Илназ Заһитовны спортчы буларак кына түгел, яхшы, ачык, ә иң мөһиме - милли җанлы кеше буларак искә ала.
- Илназ кечкенәдән хоккей ярата иде. Дәресләрдән соң калып та хоккей уйнады. Әтисе белән әнисе дә егетнең спортка шуның кадәр игътибар бирүен күреп, укуына комачау итмәсә ярар иде, дип борчылды. Ләкин ул малай кеше өчен яхшы укыды. Чын "дүртле"лек дисәк тә була. Хәзер дә мәктәпне онытмый. Ике ел элек безгә хоккей тартмасы ясадылар. Ул эштә Илназ да катнашты. Хәтта кайчандыр мәктәптә аның белән хоккей уйнаган яшьтәшләрен бер хоккей командасына җыйган иде. Яңа бозны сынадылар. Безнең мәктәп үзенчәлекле. Ул вакытта балаларның 70 проценты татар иде. Татар телен дәрес буларак укытык. Илназ татарча яхшы белә иде, хәзер дә онытып бетермәгәндер әле, - диде ШК" хәбәрчесенә Илназ Заһитовның укытучысы, Ижауның 12 нче урта мәктәбе директоры Оксана Вятчанина.
Фигуралы шуу белән Алинә 2007 елда шөгыльләнә башлый. 2015 елга кадәр Ижауның балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә белем ала. Хәзерге вакытта ул Мәскәү тренерлары Этери Тутберидзе белән Сергей Дудаков белән төрле ярышларга әзерләнә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: