Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татар кызы – калфаклы ул!

Чигүле калфак кигән татар кызларына карап сокланмый мөмкин түгел. Ә менә яссы, түбәтәй формасындагы калфакларның килеп чыгу тарихын сез белә идегез микән? Ул менә болайрак. Явыз Иван калфагын салырга кушкач, Казан ханбикәсе - Сөембикә каршы килгән. Шулчак ачулы патша аның очлы калфагын кылычы белән кисеп төшергән. Шул рәвешле, ханбикәнең башында калфагы очсыз, яссы булып калган. Әмма, бернигә карамастан, ул аны салмаган. Шулчак калган хатын-кызлар да аңа терәк булу йөзеннән калфакларының очын кисеп, хәзергечә яссы итеп кия башлаганнар.

Баксаң, татар  гүзәлләренең баш очына калфак элеп йөрүләре бүгенге көндә дә актуальләшеп килә. Әлбәттә, урамда калфак киеп йөрүчеләрне очратмасак та, сәнгать өлкәсендә эшләүчеләрдә, укытучыларда аларның инде төрледән-төрлеләре бар. Сезне әлеге матурлыкны булдыручыларның берсе, шәһәрдәшебез,  алтын куллы калфак чигүче Гөлфирә ханым белән таныштырасыбыз килә.

- Гөлфирә ханым, сез кайчаннан калфаклар ясый башладыгыз һәм моңа сезне нәрсә этәрде?

- Аллаһыма мең рәхмәтлемен, аның ризалыгы белән башланып киткән эшем бу. Моннан 4-5 ел элек бик якын дус кызым, биюче Гөлсинә Акбитовага калфак бүләк итәсем килде. Ул шундый милли җанлы сәнгать кешесе. Анда һичшиксез калфак булырга тиеш дип уйладым. Әле ул вакытларда калфакларны бик белүче дә юк иде. Бер кибеттән эзләп табып аңа бүләк иттем. Ул аңа шундый сөенде : "Бу калфакны киеп кайда гына барсам да, эшләрем уңа, бик җылы каршы алалар," - дип мең рәхмәтләр әйтте.

Шулай бервакыт калфаклы дустым белән кызык кына хәл булган. “Бер кичәдә биеп йөргән чакта яшь кенә бер егетнең карашын тоеп алдым,”- ди. “50 яшемә җитеп, миңа да шулай егетләр карый икән дип сөенеп, тагын да кызып бии башладым. Бераздан, урап йөри торгач, егет яныма килергә батырчылык итте. "Апа, калфагыгызны ничә сумга сатасыз?" - димәсенме бу. Авызымны ачтым да калдым. Сүз табалмый торганда бер мең сум акча чыгарып кулыма тоттырды да, башымнан калфакны алып, үзенең кечкенә кызына кигереп тә куйды. Соңыннан гына белдем, ул Грузиядән кайткан татар егете булган икән”, - ди Гөлсинә.

"Ачуланма зинһар, Гөлфирә, калфакны саттым"- дип бу вакыйганы ул миңа сөйләп бирде. Дустым, әлбәттә, соңыннан үзенә икенчене алган. Әмма: “Син бүләк иткәне аеруча килешә иде,”- дип моңайганын күреп, аңа калфак тегеп бирәсем килеп китте. Озак уйламый, өйдә намазлык теккәннән калган материалны алып беренче калфагымны тектем. Ул әле дә бар. Аны туганнарымның никахына да киеп барган идем. Анда да кызлар күреп алып, шундый калфак тегеп бирүемне сорадылар. Шулай итеп, үзем өйдә калфак тегәргә өйрәнеп, якыннарымны сөендерә башладым.

- Бизәкләрне кайдан да булса карыйсызмы яки үзегез уйлап табасызмы?

- Күпчелек татар милли бизәкләрен кулланам. Алар безнең бик матур, алыштыргысыз. Кайвакыт табигатьтән дә күчереп алам. Интернеттан да караштырам. Шуларны барысын күңелдән уйлап йөргәннән соң калфакка үземчә матурлап төшерәм.

- Хәзер калфак сораучылар күпме?

- Көннән көн күбәя. Мәктәпләр бик күпләп заказ ясый. Бәйрәмнәрне чын татарча итеп, калфак киеп үткәрәләр. Җырчы кызлар яратып ала. Инде Оренбург, Төмән  якларыннан да заказлар килә башлады. Казанга һәм башка шәһәрләргә алып китүчеләр бар. Телевизордан мин теккән калфакларны кигән кызларны күреп сөенәм. Шулай бер алган кеше калганнарга да тәкъдим итә. Күпләре инде үзләре: "Кайдан алырга була?"- дип кызыксына. Аллаһка мең шөкер, бүгенге көндә рәхәтләнеп татарча сөйләшәбез, чын татарча, милли итеп киенә алабыз. Бу бик тә куандыра.

- Мин килгәндә сезнең эш өстәлегез янында телефоннан ниндидер язма ишетелә иде. Калфаклар чиккәндә нәрсәләр тыңлыйсыз?

- Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһиссәлләмнең тормышы турында язма ул. Анда бик тә хак сүзләр әйтелә. Шуларны тыңлый-тыңлый калфак чигәм. Шул ук вакытта эстрада җырчыларын - Ришат Төхвәтуллин, Фирдүс Тямаев, Алмаз Мирзаяновларны - яратып тыңлыйм. Аларның җырларында язмыш та, сагыш та бар. Юану да табам аларда. Һәм әйтергә кирәк, калфак чигә башлагач, кул, ми хәрәкәтләнә булса кирәк, хәтерем яхшырганын сизәм. Илле яшемә җитеп гомеремдә бер дә язмаган хикәяләр яза башладым. Яңа танышулар, җылы рәхмәт сүзләре, ераклардан ук калфак сорап килүчеләр - болар барсы да алга таба да эшемне дәвам итергә көч һәм илһам бирә.

- Гөлфирә ханым, эчтәлекле әңгәмегез өчен рәхмәт. Алга таба да сезгә калфак сорап мөрәҗәгать итүчеләр күп булсын. Милли киемнәребезгә шулай яңадан җан өрүегез өчен мең рәхмәт сезгә.

P.S. Гөлфирә ханымның эш урынын, беренче чиккән калфагын газетабызның инстаграм битендә күрә аласыз.

Айзирә Имамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: туй килен гореф-гадәт кияү бәйрәм татар йола

2
X