Шəhри Чаллы

Татар һәм төрек телләренең уртак яклары күп

Чаллыны, институтны бик ошаттык Бу - шәһәргә һәм аның бердәнбер мөстәкыйль югары уку йортына чит ил студентлары биргән бәя. Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институтына уку йорты тарихында беренче тапкыр чит ил студентлары практикага килде. Истанбул университеты студентлары, булачак тюркологлар Сәмра Айгюль, Окан Гүләр һәм Сөмәя Чәнәр биредә бер ай...

Чаллыны, институтны бик ошаттык

Бу - шәһәргә һәм аның бердәнбер мөстәкыйль югары уку йортына чит ил студентлары биргән бәя. Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институтына уку йорты тарихында беренче тапкыр чит ил студентлары практикага килде. Истанбул университеты студентлары, булачак тюркологлар Сәмра Айгюль, Окан Гүләр һәм Сөмәя Чәнәр биредә бер ай дәвамында татар теле буенча белемнәрен камилләштерделәр.

Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институтының филология кафедрасы мөдире Радик Галиуллин әйтүенчә, Истанбулның әлеге университеты дөньяның иң яхшы югары уку йортларының берсе. Анда 120 меңнән артык студент белем ала. Шәһәребезгә килгән студентлар әдәбият һәм төрки телләр факультетында укыйлар, алар татар теленең грамматикасын, чагыштырма төрки телләрне өйрәнәләр. Чаллыга килгән яшьләр үзбәк, төрек, каракалпак, кыргыз телләренең нечкәлекләрен ныграк өйрәнү өчен бу илләрдә булганнар инде. Хәзер татар теленең нечкәлекләрен белү, сөйләмне камилләштерү өчен үз хисапларына Чаллыга килгәннәр. Институт җитәкчелеге аларга экскурсияләрне бушлай оештырган.

Сәмра Айгюль әйтүенчә, Чаллы институты кунакларга кызыклы һәм файдалы программа әзерләгән. Алар татар телендә аралашу, фольклор белән танышу өчен Актаныш районының Яңа Кормаш авылында, Әгерже районының Тукай авылында, Ырынбурның Абдуллино районында булганнар. "Кешеләр кунакчыл, татар һәм төрек телләренең уртак якларын күрдек. Өчпочмак, бәлеш, мантый кебек милли ризыкларны яратып ашадык, каен җиләге җыйдык. Су трамваена утырып Агыйдел буйлап, Башкортостан чигенә барып җиттек. Табигать бик матур", - диде алар.

Дәвамын "Шәһри Чаллы" газетасының 51 саныннан укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: