Яңалыклар тасмасы

«Татар шигърияте көннәре» экспедициясенең беренче әдәби кичәсе Чаллыда үтте

Әдәби-тарихи десант Башкортстан Республикасы, Оренбург, Самара, Ульяновск өлкәләре аша дәвам итә.

«Экспедиция кысаларында Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, прозаик, драматург Хәбир Ибраһим, шагыйрь Рәкит Аллабирде, ТР Милли музееның өлкән фәнни хезмәткәре Лилия Хисаметдинова Чаллы шәһәрендә әдәбият сөючеләр белән очрашты», дип хәбәр итә Берлекнең матбугат үзәге.
Әдәби кичә Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәсендә үткән.
Әдәби экспедиция Башкортстан районнарында дәвам итә. Бүген язучылар Туймазы районы әдәбият сөючеләр белән очрашачак.
«Татар шигърияте көннәре» экспедициясе кысаларында язучылар һәм музей хезмәткәреннән торган әдәби-тарихи десант Башкортстан Республикасы, Оренбург, Самара, Ульяновск өлкәләре аша үтәчәк.  

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


очрашу

Нет комментариев