Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татар теле башка фәннәре үзләштерүгә комачауламый – Самараның "Яктылык" мәктәбе директоры

(Казан, 3 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Самара шәһәре "Яктылык" татар мәктәбендә теләге булган барлык кешене кабул итү өчен урын җитми. Әлеге проблеманы кичә, Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды кысаларында, "Татар халкының телен, рухи мирасын саклау һәм үстерү платформасы" секция утырышында мәктәп директоры Радик Газизов күтәрде. "Самара шәһәрендә менә инде 20...

(Казан, 3 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Самара шәһәре "Яктылык" татар мәктәбендә теләге булган барлык кешене кабул итү өчен урын җитми. Әлеге проблеманы кичә, Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды кысаларында, "Татар халкының телен, рухи мирасын саклау һәм үстерү платформасы" секция утырышында мәктәп директоры Радик Газизов күтәрде.

"Самара шәһәрендә менә инде 20 ел "Яктылык" татар мәктәбе эшләп килә. 390 балага гына каралган булса да, бу уку елында мәктәптә 472 бала белем алды. 1 сентябрьдән 510 бала укыячак. Ел саен 5әр беренче сыйныф тупласак, быел исә өч беренче сыйныфка 76 бала киләчәк. Безнең мәктәптә укырга теләүчеләр күп, урын җитмәү сәбәпле, барысын да кабул итеп бетерә алмыйбыз. Мәктәбебез янындагы ике катлы иске бинаны безгә бирү турында шәһәр башлыгы карары да бар. Шул бинаны мәктәп итү өчен өлкәбезнең мөфтие Талип хәзрәт, татар оешмалары җитәкчеләре зур көч куя. Татарстан җитәкчелеге дә безне игътибарсыз калдырмый", - дип белдерде Радик Газизов.

Директор мәктәпкә керергә атлыгып торучылар күп булуының сәбәбен дә атады. "Бездә тәртип яхшы. Чөнки тәрбия эшләре татар халык гореф-гадәтләренә нигезләнгән. Мәктәптә укытуның сыйфаты да югары дәрәҗәдә. Һәр ата-ана үз баласының сыйфатлы белем алуын тели. "Яктылык" Россиянең иң яхшы 100 мәктәбе исемлегенә керде. Бердәм дәүләт имтиханы буенча без алдынгылар сафында. 100 балл җыючы укучылар да бар", - дип әйтте Радик Газизов.

"Яктылык" татар телендә белем бирү ягыннан алдынгы күрсәткечләргә ия, диелде.

"Татар телен өйрәнү башка фәннәрне үзләштерүгә һич тә комачаулык тудырмый. Әйтик, безнең татар теле укытучысы Фәния Гыйләҗеваның укучылары даими рәвештә татар теле буенча өлкә, төбәкара һәм халыкара олимпиадаларда җиңеп чыга. Белеме буенча Фәния ханым татар һәм рус телләрен укытырга хокуклы белгеч. Шуңа күрә соңгы елларда без аңа рус телен укытуны да йөкләдек һәм бу практика безгә көтелмәгән гаҗәпләнерлек нәтиҗәләр китерде", - дип бәян итте директор.

Сүзләренә дәлил итеп, ул былтыр 11 сыйныф укучыларының рус теле имтиханыннан уртача 95 һәм аннан күбрәк балл җыйганын белдерде. "Рус теленнән 100 балл җыючы Регина Газизова башка фәннәрдән дә имтиханнарны уңышлы тапшырып, Самараның дәрәҗәле саналган университетында бюджет нигезендә кабул ителү исемлегендә беренче иде. Шуны билгеләп узарга була: быел да без рус теле буенча Бердәм дәүләт имтиханы күрсәткече белән шәһәр һәм өлкә күрсәткечләреннән өстенрәк чыктык. Бу мисал белән шуны әйтергә телим: татар теле рус телен һәм башка фәннәре үзләштерүгә комачауламый. Киресенчә, ярдәм итә. 2014 елда безнең мәктәпкә килгән Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та "Яктылык"та саф әдәби татар теле укыталар дигән нәтиҗәгә килде. Безнең татар теле укытучылары Татарстанның югары уку йортларын тәмамлаган кешеләр. Барлык фәннәр буенча да - математикамы, физикамы, физкультура булсынмы, татар телле укытучылар белем бирә", - ди ул.

"Безнең тәҗрибә шуны күрсәтә: татар телен үзләштерү баланың гыйльми офыгын киңәйтә. "Яктылык" мәктәбе укучылары каникуллар вакытында үзебез оештырган татар телле лагерларда катнаша. Шәһәрнең һәм өлкәнең башка мәктәпләреннән дә татар балалары туплана. Барлыгы шундый 447 укучы җыелды. Без моны татар балаларына ярдәм йөзеннән башкарабыз", - дип тәмамлады Радик Газизов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X