Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татар телен Финляндиядә дә өйрәнәләр (+фотолар)

Шәһәребезнең Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәсе Чаллы һәм Финляндиянең татар яшьләре арасында «Китап укучы яшьләр – милләтнең киләчәге» дип аталган онлайн-телекүпер оештырды. Аны әдәбият тарихы музее мөдире җитәкчесе Роза Хәмидуллина алып барды.

Әлеге чара Үзәк китапханәнең «Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы» кысаларында откан гранты исәбенә үтте. Грантны язуга директор урынбасары Регина Каюмова җитәкчелегендә Үзәк китапханәнең атоматлаштыру бүлеге хезмәткәрләре дә үзләреннән зур өлеш кертте.
Әйтергә кирәк, китапханәдә туган телне, туган якны өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Төрле фестивальләр, бәйгеләр, онлайн кичәләр, каләм тибрәтүчеләр арасында чаралар даими үткәрелеп тора.  
Китап укучылар белән турыдан-туры элемтәгә Финляндиянең философия фәннәре докторы, китаплар сериясе, ислам һәм татар тарихы турында күп санлы мәкаләләр авторы Рамил хәзрәт Беляев чыкты.
Ул татар диаспорасы тормышы, Финляндиядә 130 ел дәвамында татарларның дин, тел һәм мәдәниятне саклау ысуллары хакында җентекләп сөйләде һәм әлеге темага презентация тәкъдим итте. Милләттәшләребез балаларын туган телгә һәм дин нигезләренә өйрәтә, китаплар нәшер итү белән шөгыльләнә, башка илләрдәге татар җәмгыятьләре белән тыгыз элемтәдә тора.
Очрашу кысаларында Рамил Беляев скандинавия илендә яшәүче татарларның тарихы һәм язмышы турында үзенең «Финляндия татарлары» китабын тәкъдир итте. Автор китапка элек беркайда да басылмаган архив документлары, фоторәсемнәр кертелүе турында сөйләде. Басманың бер өлеше Финляндия татарларының туган телен һәм динен саклап калуга багышланган.
Очрашуда Чаллы педагогия университеты студентлары, шәһәр язучылары катнашты. Алар Рамил Беляевка үз сорауларын ирештерде. «Көмеш кыңгырау» журналисты Ләйлә Мирзаһитованың «Финляндиядә татар балалары татар телен ничек, кайда өйрәнә» дигән соравына ул: «Татар телен балалар атнага бер тапкыр өйрәнә. Бу бик аз, әлбәттә. Телне саклауның төп чарасы – ул гаиләдә аралашу», – дип җавап бирде.
Финляндиядә елына ике тапкыр «Мәхәллә хәбәрләре» дигән журнал чыга. Ул халыкка почта аша таратыла. Анда яңалыклар белән беррәттән, төрле әдәби әсәрләр, шигырьләр дә бастырыла. Шулай ук дини һәм балалар өчен сәхифәләр дә бар. 
Татарстан язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе урынбасары, блогер Айзирә Имамова: «Финляндиядә татар блогерлары бармы?» – дип сорагач, андыйларның булмавын белдек. Ләкин Рамил Беляев үзенең ютуб-каналында «Ачык сөйләшү» проектын алып бара. Айга бер тапкыр үтүче чарада татар телендә төрле темаларга сөйләшү алып барырга була. 
Беренче курс студенты студенты Гүзәл Хәбибуллинаны Финляндия кунагының яраткан ризыгы кызыксындырды. Моңа җавап итеп Рамил Беляев: «Татар ашларының барысы да тәмле, тик мин шулай да гөбәдиягә өстенлек бирәм», – диде.
Педагогия университеты студентларын шулай ук финнарның гаиләләрендә нинди телдә сөйләшүләре, милли бәйрәмнәре һәм башка төрле сораулар кызыксындырды. Рамил әфәнде барысына да төгәл җаваплар биреп, кунакларга Финландиядән музыкаль күчтәнәч тә ирештерде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: очрашу

2
X