Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Татарча диктант» Бөтендөнья белем бирү акциясе узачак.

Татарстанда акциядә катнашучылар татар язучысы һәм журналист Ибраһим Гази әсәрләреннән өзек язачаклар.

Акциядә һәркем катнаша ала. Диктант текстын КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты филологлары сайлый. 

Татарстан өчен диктант текстын профессор, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин, Россия төбәкләре өчен — «ТНВ» телеканалы алып баручысы Илдар Кыямов, чит илләр өчен — Татарстанның атказанган артисты, М.Җәлил исемендәге премия иясе Филүс Каһиров укыячак.

Татарстанда акциядә катнашучылар татар язучысы һәм журналист Ибраһим Гази әсәрләреннән өзек язачаклар. Россия төбәкләрендә катнашучыларга татар язучысы, шагыйрь, Бөек Ватан сугышы ветераны Нәби Дәүли әсәрләреннән өзек укылачак. Чит илләрдә катнашучылар өчен татар язучысы, педагог һәм публицист Афзал Шамов хикәяләреннән өзекләр язачаклар. 

«Татарча диктант» Бөтендөнья белем бирү акциясе бишенче тапкыр 26 сентябрь көнне узачак. 

Чыганак Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев