Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарча диктант бәйрәме

9,10,11 сентябрьдә бөтен дөньяда «Татарча диктант яз!» акциясе утте. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән республикада игълан ителгән «Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы»нда иң көчле, эчтәлекле бәйрәмнәрнең берсе булды ул.

Беренче көнне акция Татарстанда узды. Урыннарда да, интернеттан да Гомәр Бәшировның затлы «Җидегән чишмә» җырының язылу тарихы турындагы «Чишмә моңы ничек җыр булды?» дигән язмасын әйтеп яздырдылар. Оештыручылар классик әдибебезнең матур эчтәлекле, сүзләре төймә кебек бер-берсенә ялганып тора торган, йөрәгендә татарлык хисләре булган һәркемне дулкынландырырлык язманы сайлаган. Мәктәп укучылары, ата-аналар, пенсионерлар, эшчеләр, хәтта көндәлек эшләрендә татар телен кулланырга да туры килмәгән техник белгечләрнең дә диктант язарга теләк белдерүе дә кадерле. Татар телен саклау, өйрәтүдәге кыенлыклар һәркемгә дә мәгълүм. Тик, күрегез, үзебез теләгән очракта безгә берни дә комачауламый икән!Татарча язуны Рәсәй күләмендә дә күтәреп алдылар, чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез дә кушылды. Әлбәттә, алар теләктәшлек итәр, бәлки сагыну-җирсү хисләрен басар өчен дә эшләгәннәрдер моны. Иң мөһиме «Татарча диктант яз!» акциясе аңлы милләттәшләребезне кузгата, туплый алды!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тотальный диктант