Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан авылларында урамнарны яктырту 225 миллион сумга төште

Энергия саклаучы яктырткычлар озаграк эшли, электрны да экономияли. 08:00 (Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстан авылларында урам яктырткычларын төзекләндерү программасына 2017 елда 225 миллион сум акча бүленде. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгыннан хәбәр иттеләр. Әлеге программа 2014 елдан тормышка ашырыла. Шушы узган вакыт...

Энергия саклаучы яктырткычлар озаграк эшли, электрны да экономияли. 08:00 (Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстан авылларында урам яктырткычларын төзекләндерү программасына 2017 елда 225 миллион сум акча бүленде. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгыннан хәбәр иттеләр. Әлеге программа 2014 елдан тормышка ашырыла. Шушы узган вакыт эчендә 46 191 яктырткыч яңартылган, 1 726 щит урнаштырылган, 1 289 чакрым электр үткәргеч сузылган. Бу эшләргә барлыгы 900 миллион сум акча киткән. 2017 елда программа 225 миллион сум күләмендә финансланды. Ел дәвамында урамнарда 10,8 мең яктырткыч яңартылды, 289 щит урнаштырылды, 323 чакрым электр үткәргеч сузылды. 2018 елда программаны финанслау узган елгы дәрәҗәдә сакланачак, дип белдерделәр министрлыкта. Яңартылган яктырткычлар электр энергиясен экономияләргә мөмкинлек бирә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев