Кайгылы хәбәрне район башлыгы җиткерде.
ТР Дәүләт Советы депутаты, «Майский» теплица комбинаты генераль директоры Илшат Ганиев вафат булды. «Аңа 69 яшь иде. Илшат Газыйм улы үз халкының патриоты иде», – дип хәбәр итте Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев үзенең телеграм-каналында.
Сүз уңаеннан, Илшат Ганиев алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Россиянең һәм Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре иде.
Нет комментариев