Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан Дәүләт Советында Чаллы халкы мәнфәгатьләрен кем яклар?

Моны шәһәрдәшләр хәл итә.

Бүген Чаллыда – бер мандатлы 20 нче округ буенча ТР Дәүләт Советына һәм бер мандатлы 14 нче округ буенча шәһәр Советына өстәмә сайлаулар  көне. 

Бер мандатлы 20нче «Электротехниклар» сайлау округы буенча Татарстан Дәүләт Советы депутаты мандаты өчен 6 кандидат: Александр Быков, Адель Вахитов, Ирек Зыятдинов, Татьяна Мухина, Руслан Нигъмәтуллин, Илнар Сираев көрәшә. 

Сайлаучылар: «Алар арасыннан иң лаеклысы өчен тавыш бирәбез», – диләр.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Сәлахов та үзенең гражданлык бурычын үтәү өчен 58нче мәктәптә урнашкан сайлау участогына килде. 

«Без үз хокукларыбызны файдаланып, депутатлар сайлауда катнашырга тиеш. Бүген ТР Дәүләт Советына депутат сайлыйбыз. Тавыш бирер алдыннан аның республика парламентында Чаллы халкының мәнфәгатьләрен якларлык тәҗрибәсе булуын искә алдым. Кандидатларның тормыш һәм хезмәт юлын өйрәндем. Сайлауларда даими катнашам, Моңа балаларымны да өйрәтәм. Безнең тавыш бирүебезгә шәһәребезнең, халкыбызның киләчәге бәйле бит», – диде ул.

Исегезгә төшерәбез, сайлау участоклары кичке сигезгә кадәр эшли
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: выборы сайлаулар татарстан чаллы