Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан депутатлары инвалидларга җир бирү тәртибе буенча мөрәҗәгать әзерләгән

«Бу мәсьәләдә билгесезлек туды, бигрәк тә, җир алу өчен кирәкле документлар исемлеген билгеләүдә

Чират формалаштыру мәсьәләләре дә хәл ителмәгән», — диде депутат Азат ХамаевТР Дәүләт Советы депутатлары Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володинга инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле якыннары булган гаиләләрнең җир участокларын алу тәртибе һәм шартларын закон нигезендә көйләү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать әзерләгән. Бу хакта Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында билгеле булды.

Комитет рәисе Азат Хамаев әйтүенчә, депутатлар инвалидларның җир алу тәртибен һәм шартларын билгеләү буенча федераль законга үзгәрешләр кетү мөмкинлеген яки Россия төбәкләренә мондый тәртипне билгеләү хокукын бирүне сорый.

«Федераль законда инвалидларга һәм инвалид кешеләре булган гаиләләргә шәхси торак төзелеше, ярдәмче хуҗалык һәм бакчачылык эшен алып бару өчен җир биләмәләрен беренче чиратта алуга хокуклары күрсәтелгән. Беренче чиратта дигәндә, җир өчен түләп, ләкин сәүдәләшүләрсез алу күздә тотыла», — диде Азат Хамаев. Сәүдәләшүләрсез генә җир биләмәләре беренче чиратта аренда шартларында гына бирелергә мөмкин.

РФ Җир кодексында җир участоклары өчен аренда түләвен билгеләү тәртибе расланган, җирләрне беренче чиратта яки чиратсыз бер тапкыр гына алу кагыйдәсе теркәлгән. Законда башка шартлар язылмаган.

«Моңа бәйле рәвештә, бу мәсьәләдә билгесезлек туды, бигрәк тә, җир алу өчен кирәкле документлар исемлеген билгеләүдә. Чират формалаштыру мәсьәләләре дә хәл ителмәгән», — диде Азат Хамаев.

Депутатлар бу мөрәҗәгатьне Дәүләт Советының алдагы утырышында караячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев