Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан эшмәкәрләре хезмәт хакы түләү өчен кредит ала

Гаризларның 684е инде канәгатьләндерелгән. 228 эшмәкәргә тискәре җавап килгән. Әлеге эшкә 40 банк кушылган, шуларның 16сы республика территориясендә эш алып бара.

Коронавируска бәйле килеп чыккан вәзгыять аркасында хезмәт хаклары буенча килеп чыккан бурычларны түләү өчен Татарстан эшмәкәрләре кредит алырга мәҗбүр. 0%лы 2,8 сумлык кредитларны алу өчен  эшмәкәрләрдән 1282 гариза килгән. Бу хакта бүген махсус утырышта республиканың икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов җиткерде. Утырышны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

 

Шаһиәхмәтов белдергәнчә, гаризларның 684е инде канәгатьләндерелгән. 228 эшмәкәргә тискәре җавап килгән. Әлеге эшкә 40 банк кушылган, шуларның 16сы республика территориясендә эш алып бара.

 

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев