Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан фольклор музыкасы ансамбле чит илләрдән кайткан арада мәктәпләрдә чыгыш ясый

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең республика мәктәпләрендә чыгышлар ясау традициясе 2017 елда да дәвам итәчәк. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә ансамбль җитәкчесе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов хәбәр итте. "Яңа елдан бу концерт-лекцияләр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән ансамбльнең уртак...

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең республика мәктәпләрендә чыгышлар ясау традициясе 2017 елда да дәвам итәчәк. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә ансамбль җитәкчесе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов хәбәр итте. "Яңа елдан бу концерт-лекцияләр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән ансамбльнең уртак проекты булып барачак. Әлегә проект кысаларында ун районга чыгу планлаштырылган, алга таба бөтен районнарны колачларбыз", диде ул.
Ансамбль үз алдына балаларны татар халкының мирасы белән таныштыру, аның киемнәрен, уен коралларын, сәнгатен күрсәтү максатын куя. "Без үз чыгышларыбыз белән балаларда үз халкы белән горурлык хисләре тәрбиялибез, - ди Айдар Фәйзрахманов. - Горурланырлыгыбыз бар. Чөнки татар кешесенә кайда да мөнәсәбәт бик яхшы. Мин моны татар фольклор музыкасын илләрдән илләргә йөрткән кеше буларак әйтәм. Без чыгыш ясаган җирләрдә татар халкы турында безнең ансамблебезгә карап та фикер йөртәләр. Безнең ансамбль бик тәртипле, без татар халкының нинди матур халык булуын күрсәтәбез. Шуңа да безнең өчен мәктәпләрдәге чыгышлар бик әһәмиятле".
http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев