Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан хөкүмәте ТФБ клиентлары булган эшмәкәрләргә ташламалы лизинг программасы эшләде

Татарстан Республикасы Татфондбанк клиентлары - юридик затлар өчен - «Льготалы лизинг» программасы проектын эшләгән. Икътисад министрлыгы вәкилләре сүзләренчә, әлеге программа кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Программа проекты нигезендә теләсә кайсы төрдәге мөлкәт өчен еллык 8 процент белән 5 елга кадәр вакытка финанс арендасы каралган. Шулай ук түләүләрне...

Татарстан Республикасы Татфондбанк клиентлары - юридик затлар өчен - «Льготалы лизинг» программасы проектын эшләгән. Икътисад министрлыгы вәкилләре сүзләренчә, әлеге программа кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Программа проекты нигезендә теләсә кайсы төрдәге мөлкәт өчен еллык 8 процент белән 5 елга кадәр вакытка финанс арендасы каралган. Шулай ук түләүләрне ике айга соңарып кертү мөмкинлеге бар.

Хөкүмәт тарафыннан программаның ике варианты каралган: стандарт һәм кире кайтару лизингы.

«Кире кайтару лизингында лизинг алучы үз мөлкәтен сата һәм аннан шуны ук озак вакытка арендага ала. Шулай итеп аңа кыска вакыт эчендә акча кереп, эшчәнлеген дәвам итү мөмкинлеге булдырыла», - дип аңлаталар Татарстан Икътисад министрлыгында.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X