Шəhри Чаллы

Татарстан кешесе мәет яшергән өчен штраф түләячәк

Татарстан кешесе мәет яшергән өчен, 10 мең штраф түләячәк.

 Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Үтерү факты узган ел май аенда Ютазы авылында булган. Хатын-кыз бергә яшәүче ир-ат белән ачуланышып, аңа пычак кадаган. Алган яралардан ир-ат урында ук үлгән.

Шул авыл кешесе ирексездән биредә шаһит булган. Ул бу хакта хәбәр итәсе урында, икенче көнне хатынга җинаять эзләрен яшерергә булышкан. Кан тапларын юганнар. Мәетне ир-ат базга салып күмеп куйган.

Җинаять эшендәге ролен исәпкә алып, Ютазы районы суды ир-атны Россия Җинаять кодексының “Җинаятьне яшерү” маддәсе буенча гаепле дип тапкан һәм 10 мең штраф түләү турында карар чыгарган. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: