Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан хакеры чит кешеләрнең хисабыннан 1,6 миллион сум урлаган

45 яшьлек ир-ат читтән торып кына смартфонга кергән

Татарстанда яшәүче эшсез хакер кешеләрнең смартфоннарына читтән торып кына кереп, хисаптан акчаларны урлаган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр иттеләр.

45 яшьлек ир-ат махсус программа ясап, банк клиентларының телефоннарына керү җаен тапкан. Бу программа белән ул мәгълүматларның шифрына ачкыч ясаган һәм сим-картаның дубликатын булдырган. Шулай итеп хакер телефон хуҗасына килә торган смс-хәбәрләрне укыган.

Әлеге белешмә ярдәмендә хакер хисаптагы барлык акчаны урлаган.

45 яшьлек ир-атның җиде очракка катнашы бар дип шикләнәләр. Зыянның гомуми суммасы 1,6 миллион сум чамасы дип бәяләнә.

«Урлау» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Хәзерге вакытта җинаятьтә шикләнелүче ир-ат беркая да чыгып китмәү турында имза куйган.

 

Чыганак:Интертат

Фото:Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев