Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан халкының яртысында холестерин күрсәткече югары – баш кардиолог

Киләсе елдан авыруның гаиләдән килүен ачыклау буенча программа кертеп җибәрмәкче булалар.

Татарстан халкының якынча 50 процентында холестерин күрсәткече югары. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тын баш кардиологы Альберт Галявич әйтте.
“Бездә учетта олылар арасында йөрәктә ишемия авыруы белән 200 меңләп кеше исәпләнә. Липидлар алмашы бозылуы, ягъни холестеринның югары күрсәткече халыкның 50 процентында. Моның күпмесе нәселдән килгәнен беркем белми – мондый статистика беркайчан алып барылмады”, - диде баш кардиолог.
“Кызганыч, нәселдән липидлар алмашы бозылу буенча Россиядә дә, Татарстанда да бернинди мәгълүмат юк. Шуңа күрә киләсе елдан гаилә гиперхолестеринемиясен ачыклау буенча программа кертеп җибәрмәкче булабыз, чөнки чыннан да бу проблема бар. Миокард инфаркты, атеросклероз белән бәйле чирләр югары дәрәҗәдә кала”, - ди табиб.
Гаиләдән килгән гиперхолестеринемия – нәселдән килгән чир, геннардагы мутация канда холестерин күләме күпкә артуына, йөрәк авыруларына китерә. Атеросклероз – липидлар алмашы бозылу нәтиҗәсендә, кан тамырларында май (холестерин) утыру, бу исә кан агышын тоткарлый.
“Әгәр нәселдә миокард инфаркты 55 яшькә кадәрге ир-атларда, йә 60 яшькә кадәр хатын-кызларда була икән, холестеринны җентекләп тикшерергә кирәк. Анализдан холестеринның югары күрсәткече нәселдән күчәме-юкмы икәне күренәчәк”, - диде табиб. Аның әйтүенчә, әгәр холестерин югары булса, табибларда тикшеренү кирәк. Бу очракта кардиограмма ясала, йөрәк, муен кан тамырлары тикшерелеп, табиблар атеросклероз билгеләре юкмы дип эзлиләр.

 

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев