Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан хезмәт базарында токарь, эретеп ябыштыручы һөнәрләренә ихтыяҗ арткан

Хезмәт базары белгече сүзләренчә, эшче профессияләрнең популярлашуына “Ворлдскиллс” хәрәкәте сәбәпче..

Республикада эшче һөнәрләргә ихтыяҗ арткан. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә хезмәт базары белгече Александра Севостьянова әйтте. “Быел Татарстанда эшче һөнәрләр өлкәсе тиз арада үсә торган тармак булып санала. Югары квалификацияле белгечләргә сорау зур. Ел башыннан эшче вакансияләренә ихтыяҗ 60 %ка арткан. Бүген әлеге тармакта бер урынга бер резюме туры килә. Әйтик, токарь, эретеп ябыштыручыларга аена уртача – 70, көйләүчеләргә (наладчик) - 55, фрезеровщикларга 54 мең сум хезмәт хакы тәкъдим итәләр”, - диде хезмәт базары белгече Александра Севостьянова. Белгеч сүзләренчә, эшче профессияләрнең популярлашуына “Ворлдскиллс” хәрәкәте сәбәпче. “Ворлдскиллс” җитештерү сәнәгатенә игътибарны арттырды. Бүген 6,4 разрядлы токарь престижлы һөнәр санала. Ул – киләчәк профессиясе”, - диде Алексадра Севостьянова. 
 

 

https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/16/173536/

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев