Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан китап нәшрияты сайтында Тукайның «Су анасы» әкиятен түләүсез тыңлап була

Татарстан китап нәшрияты сайтында Габдулла Тукайның «Су анасы» әкиятен түләүсез кулланырга мөмкин булачак.

Бу хакта Татарстан китап нәшрияты хезмәткәре Айсылу Галиева хәбәр итте. Әкиятне Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдус Әхмәтҗан укый.

«Әлеге аудиокитапны яздырганда, безнең алда Тукай әсәрен кем укырга тиеш дигән сорау тормады да. Тукай икән, димәк, аны, һичшиксез, Илдус Әхмәтҗан укырга тиеш. Ул әсәрне җырлап укый, аны яттан белә. Әкиятне тыңлаган вакытта әсәрдәге вакыйгалар күз алдына килеп тора», — ди Айсылу Галиева.

Бүгенге көндә Габдулла Тукай, Мөдәррис Әгъләмов, Гадел Кутуй, Рәшит Әхмәтҗанов, Фатих Әмирхан, Гаяз Исхакый, Муса Җәлил әсәрләре, татар халык әкиятләре яздырылган.

Әлеге аудиокитаплар ирекле кулланылышта булачак. «Су анасы» әкиятен әлеге сылтама аша тыңларга була.

tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев