Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан Конституциясе көне уңаеннан социаль челтәрләрдә флешмоб уза

6 ноябрь көнне Татарстан Конституциясенә 24 ел тула. Бу уңайдан яшьләр социаль челтәрләрдә #татарстангимны дигән флешмоб оештыра. Аның кысаларында теләгән кешеләр видеога Татарстан гимны сүзләрен яздырып, аны хэштег белән челтәрләргә урнаштыра ала. Чараны Әлмәттә яшәүче бертуган Камаловлар башлап җибәргән. Илнур Камалов татарларның үз гимны сүзләрен белмәвен аяныч хәл дип атады....

6 ноябрь көнне Татарстан Конституциясенә 24 ел тула. Бу уңайдан яшьләр социаль челтәрләрдә #татарстангимны дигән флешмоб оештыра. Аның кысаларында теләгән кешеләр видеога Татарстан гимны сүзләрен яздырып, аны хэштег белән челтәрләргә урнаштыра ала. Чараны Әлмәттә яшәүче бертуган Камаловлар башлап җибәргән. Илнур Камалов татарларның үз гимны сүзләрен белмәвен аяныч хәл дип атады. «Күпчелек милләттәшләребез Татарстан гимны сүзләрен белми, хәтерләми. Конституция бәйрәме уңаеннан без бу күренешне аз гынаа булса да уңай якка үзгәртергә теләдек, шуңа бу флешмобны оештырдык», ди. Камалов сүзләренчә, әлегә бу чарага игътибар зур түгел. «Әлегә берничә дистә видео гына төшерелде, тик без гимн сүзләренә игътибар артыр, дип өметләнәбез. Чарага кушылып, Вконтакте челтәрендәге татар төркемнәре дә Татарстан гимны сүзләрен, көен чыгара башлады», ди ул. Шулай да гимн сүзләрен сөйләүчеләр, аны җырлаучылар өстәлә тора. Татарстан гимны сүзләре 2013 елның 21 февралендә Дәүләт Шурасында кабул ителде. Аның сүзләрен Рамазан Байтимеров шигыре нигезендә татарча Гәрәй Рәхим язган һәм бу текст Филипп Пираев тарафыннан рус теленә тәрҗемә ителгән. Гимн башта татар телендә, аннан соң рус телендә башкарыла. 6 ноябрь көнне Татарстан Конституциясе көне билгеләнәчәк. 1992 елда кабул ителгән бу Конституция Мәскәү таләбе белән күп тапкыр үзгәртелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X