Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан Лугансктагы тагын бер шәһәрне торгызачак

Ул Лисичанскига якын урнашкан.

Татарстан Луганск Халык Республикасында тагын бер шәһәрне шефлыкка алды. Ул - Рубежное шәһәре. Лисичанскидан ерак түгел. Анда бүген 10 меңгә якын кеше яши. Республика торак йортларны һәм социаль объектларны торгызачак. Әлеге зур эш ТР вице-премьеры Евгений Варакинга йөкләнде.  

Шушы көннәрдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР вице-премьеры Евгений Варакин, Луганск Халык Республикасы Хөкүмәте Рәисе Сергей Козлов һәм Рубежное шәһәре хакимияте башлыгы вазифаларын башкаручы Сергей Хортив хезмәттәшлек турындагы килешүне имзалады.

«Безнең команда Рубежное шәһәрендә ниләр эшләргә кирәклеген билгеләячәк һәм куелган бурычларны үтәүгә керешәчәк. Лисичанскидан аермалы буларак, биредә вәзгыять яхшырак: кешеләрнең өендә ут, газ һәм су бар. Шуңа күрә без җимерелгән биналарны торгызу, социаль сфераны җанландыру өстендә эшләячәкбез", - дип сөйләде Евгений Варакин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төзекләндерү МАХСУС хәрби операция