Татарстан мөфтие республика мәчетләрендә дөньяга тынычлык сорап дога кылырга чакырды
Яңалыклар тасмасы

Татарстан мөфтие республика мәчетләрендә дөньяга тынычлык сорап дога кылырга чакырды

Бүген җомга намазыннан соң Раббыбыздан Россияне һәм Татарстанны кайгы һәм афәтләрдән саклавын, Ватаныбызга иркен һәм мул көннәр бирүен сораячаклар.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан имам-мөхтәсибләренә республика мәчетләрендә дога кылып, Аллаһы Тәгаләдән дөньяга тынычлык һәм иминлек сорарга чакырды.

ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бүген, мөбарәк җомга көнендә, имамнар, җәмәгатьне ияртеп, җомга намазыннан соң Раббыбыздан Россияне һәм Татарстанны кайгы һәм афәтләрдән саклавын, Ватаныбызга иркен һәм мул көннәр бирүен сораячаклар.  

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев